Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яркәү районының Тархан авылында Тузбаковлар һәм Уразаевлар токымнары очраша. Бәйрәмгә 200дән артык кеше җыела.
Очрашуны Тузбаковлар токымыннан булган авыл мәчете имамы Вәгиз хәзрәт Ильясов дога белән башлый. Кичә җыр-моң аралаш танышу, тәбрикләүләр белән үрелеп бара. Беренче тәбрикләү сүзен әлеге токымнар вәкиле – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Гөлниса Фәхретдинова җиткерә: «Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында безнең зур гаиләбезнең бәйрәме үзенчәлекле яңгыраш ала, ныклы гаиләнең кыйммәте аерым әһәмияткә ия. Аңа киләсе буынның, киләчәкнең нинди булачагы бәйле», - ди ул.
Токымнар шәҗәрәсендә 10 буынга кадәр әби-бабалары билгеле. Бу турыда Фәрхәд Шаморадов үзе башкарган тикшеренү эшләре буенча хәбәр итә. Тагын да әлегедәй токым бәйрәмнәре хәзер еш үткәрелүен, ләкин бу очрашуның барысыннан да күләмлерәк, әзерлеклерәк булуын билгеләп китә. Гаиләләргә шәҗәрәнең дөреслеген раслаган тарихи документлар тупланган китаплар таратыла.
1906-1907 елларда Түбән Новгород якларыннан килгән Уразай нәселеннән булган чибәр Хәерниса Ясенев сөргене (Бурбар волосте) Тархан авылыннан булган Тузбак нәселендәге нык, зур бәдәнле Биктимир исемле егеткә кияүгә чыга.
Яныңда гына яшәгән кешенең синең туган икәнлеген белү бик кызыклы.
Залда Уразаевларның иң өлкәннәре – 86 яшьлек Зәкия Зарипова, Тузбаковлар нәселеннән 84 яшьлек Мәрчәнә Дементиева да утыра. Алып баручылар һәр нәсел вәкилләренә сүз бирәләр. Алар токымнары турында тулырак сөйләп-таныштырып китәләр. Тузбаков-Уразаев токымнарында элек-электән гаиләләр зур була. Алар гел дус яшиләр. Авылда сүз дә йөри: янәсе, бу токымнардан килен алырга курыкканннар икән, чөнки туйга кунак күп килә.
Танышудан соң, тормышта төрле дәрәҗәләргә ирешкән туганнарын барлыйлар. Мәсәлән, фольклор белгече, себер татарлары фольклоры буенча китап чыгаручы, берничә җырлар дискын яздыручы галимә Луиза Ильясова-Сөрмәтова, «Ата батырлыгы» һәм «Ана даны» медальләрен алучы Тәслимә һәм Мөнир Юмашевлар. Тагын да әлеге очрашуның нигезе булган «Минем шәҗәрәм. Генеологик агач» проекты буенча зур эш башкарган Зөлфирә Тузбакова-Фәрхетдинова, Гөлниса Фәхретдинова, Миләүшә Тузбакова-Садыкова, Хәмитә Уразаева-Вагаповаларга олы рәхмәт белдерәләр. Махсус хәрби операциядәге туганнарына исән-сау кайтуларын теләп, аларның батырлыгын билгеләп үтәләр. Араларыннан киткән клубның элекке директоры Искәндәр Ибәтуллин-Тузбаковны да җылы сүзләр белән искә алалар.
Нәсел иҗат сөючеләргә бай, үзләренең җырчы, биючеләре, нәфис сүз осталары да бар. Аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелә.
Гомумән, тырыш, эшчән, булдыклы токым икәнлеге аңлашыла Тузбаков-Уразаевларның. Кул эшләрендә дә, иҗатта да, башка юнәлешләрдә дә уңышларга ирешәләр алар.
Мәҗлеснең икенче бүлеге урамда клуб янындагы зур, мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында дәвам итә. Анда барлык токымнарның үлгәннәре рухына багышлап Коръән укыла.
Матур үткән очрашуның кабатлануын теләп һәркем күңел җылысы алып, туганнарының күплегенә гаҗәпләнеп таралалар. Вайберда ачылган төркемнәрендә рәхәтләнеп аралашалар хәзер. Гаилә елында оештырылган әлеге бәйрәм чиксез зур әһәмияткә ия булып чыга.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.