Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөтен күңеле белән, көчен, вакытын кызганмый эшләгән хөрмәткә, мактауга лаеклы укытучы Тәкимә Айнетдинова 30 елга якын Уват районы, Өге авылында рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Күп еллар иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Авыл советы депутаты, Уват районы «Бердәм Россия» депутатлар берләшмәсе әгъзасы була. Лаеклы ялда булган укытучы тормыш юлы, мәктәптә эшләгән еллары турында хатирәләре белән уртаклашты.
«Туган авылым - Иштаман. Мин Бөек Ватан сугышыннан соң 1951 нче елны биш балалы гаиләдә икенче бала булып туганмын. Бүгенге көндә безнең гаиләдән өчебез исән. Иштаман авылы матур, сихри табигать кочагында урнашкан. Ерак та түгел балыклы Иртеш елгасы, зәңгәр күлләре, авыл янәшәсендәге җиләккә, эрбет чикләвегенә һәм гөмбәләргә бай куе урманнары белән дан казанган. Борынгы татар авылында элек мәдрәсә дә булган. Әтием сельпода әзерләүче булып эшләгән, әнием колхозда хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтием, аның бертуганы Хәлил фронтка китәләр. Әтием Таштимер Ниязов сугыштан яраланып кайта, бертуган абыйсы Хәлил Вәли улы Берлингача җитә. Без балачактан аларның батырлыгы белән горурландык.
Сугыш яраларыннан төзәлеп кайтса да, әтиебезгә озак яшәргә насыйп булмады. Ул 1958 нче елны дөнья куйды. Әниебез балаларны үзе үстерә, тәрбияли, аякка бастыра, укыта. Авырлыклар булганда безнең гаиләгә әтиебезнең туганнары ярдәм итә. Әниемә яңа йорт төзүдә дә алар булышлык күрсәткәннәр. Балаларны үстерүдә үз бакчабыз, хуҗалыгыбызда сыер, бозау булганы, тавыклар үрчетү ярдәм иткәндер. Балачагыбыз хезмәттә үтте дип әйтер идем. Мәктәп һәм студент елларым, авырлыкларга карамастан, якты истәлекләр калдырды.
Мин башлангыч сыйныфларны Черкашино авылында укыдым. Әнием мине рус авылы мәктәбенә укырга кертте. Бер сүз русча белми идем. Бер чакрым ераклыкта урнашкан авылга җәяү йөрдем. Салкын кышларын әнием кечкенә чанага утыртып мәктәпкә илтә иде. Рус телен әкренләп үзләштердем. Укытучыбыз Мария апа Романова үзенең эшен, балаларны яратып эшләде. Теманы аңламаган очракларда укытучы дәрестән соң аңлата, класстан тыш чаралар үткәрә. Һәр укучының күңел кылларын таба белә иде. Укытучы һөнәре белән башлангыч сыйныфларда кызыксына башладым. Аннары Кече Зоркальцева мәктәбендә 10 сыйныфкача укыдым. Монда Раиса апа Кошелева рус теле һәм әдәбиятын укытты. Аның дәресләрен йотлыгып тыңлый идем. Ул елларны рус телен яхшы аңлый һәм сөйләшергә өйрәнгән идем инде. Укытучы һөнәренә мәхәббәтне Раиса апа Кошелева да уятты, минем өчен үрнәк укытучы булды. Туган телебезне дә онытмадык, татар телендә сөйләшеп үстек. Интернатта яшәгән елларны беренче мәртәбә татарча һәм рус телендә хатлар язганым хәтеремдә. Туган авылыбызга кайткач, татарча гына сөйләшүләр онытылмый. Хәзер шәһәр балалары авылга әби-бабалары янына кайтса, рус телендә сөйләшәләр. Элек андый күренеш булмаган. Мәктәпне тәмамлап, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының филология факультетына укырга кердем. Укытучы һөнәрен сайлауга бик җаваплы карадым. Авыр, катлаулы, кирәкле, хөрмәтле һөнәрләрнең берсен сайлаганыма бер мизгелгә дә үкенмәдем. Туганнарым арасында да укытучылар бар иде. Студент еллары вакыйгаларга, яңалыкларга бай булды. Сессияләр, мавыктыргыч, эчтәлекле чаралар, шәһәр мәктәпләрендә тәҗрибә туплау вакытлары әле күз алдымда», - дип сөйләде.
Хезмәт юлы турында Тәкимә Таштимер кызы бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алды. Яшәвенең мәгънәсе булган укытучы хезмәтенә гомерен багышлаган Тәкимә Айнетдинова яраткан укытучы һөнәре, мәктәп коллективы, укучыларын сагынып искә ала. Ул гомерен, хезмәт юлын укучыларын чын кеше итеп тәрбияләүгә, аларга тирән белем бирүгә багышлый. Тәкимә апа әңгәмәбезне дәвам итеп: «Укытучы төрле яктан укучылары өчен үрнәк тә булырга тиеш. Тубыл педагогия институтын тәмамлаган яшь белгечләрне авыл мәктәпләренә юллама белән җибәрделәр. Мине Өге мәктәбенә эшкә юлладылар. Уват районы, Өге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла иде. Мәктәп директоры Зиннур абый Садыйков яшь белгечләрне ачык йөз белән каршы алды, киңәшләре белән ярдәм итте. Районодан инспекторлар килеп методик семинарлар үткәрделәр. Безнең мәктәп укытучылары ачык дәресләр, өлкә семинарлары үткәрүдә актив булды. Төмән өлкәсенең Төмән, Ялутор шәһәрләре, Аслана авылы мәктәпләрендә узган чараларда катнаштык. Тубыл районы мәгариф бүлеге районосыннан килгән инспектор Клим абый Садыйковның теләкләре, тәкъдимнәре, мактаулары яшь укытучыларның канатларын үстереп җибәрә иде. Мин ике ел мәктәптә завуч вазыйфасын да башкардым. Укытучылар иҗтимагый эшләрдә актив булдылар. Авыл советы депутаты булып та эшләдем. Укыган елларда алган белемемне хезмәт юлымда кулланып 30 елга якын хезмәт иттем. Дәресләремне кызыклы итеп, күрсәтмә әсбаплар кулланып үткәрә идем. Балаларны укуга, белем алырга мәхәббәт, кешелекле булырга тәрбияләргә тырыштым. Өгедә мәктәп ябылганга күрә эштән китәргә туры килде», - дип сөйләде.
Тәкимә Таштимер кызы күп мәртәбә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Аның уңышлары санап бетергесез. Лаеклы ялда булганында да бәйгеләрдә, интернет турнирларда катнашып дипломнар, грамоталар ала.
Мәктәптә эшләмәгәненә күп еллар узса да, Тәкимә Таштимер кызын хөрмәт белән искә алалар, очрашуларга чакыралар. Укытучы апалары белән укучылары да еш очрашалар, аңа шалтыраталар, килеп хәлен дә беләләр. Гөлнәзирә Бакиеваны, Фәрук Мөхәмәдьяровны, Фәридә Айданованы, Зөлфия, Сәет Катралеевларны һәм барлык укучыларын, Өге мәктәбе укытучылар коллективын ул җылы сүзләр белән искә алды. Бүгенге көндә Тәкимә Айнетдинова Тубыл шәһәрендә улы Тимурның, килене Майнурның, оныкларының игътибарында, кайгыртуларын тоеп яши.
Римма УМИТБАЕВА.