Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
11-16 август көннәрендә Татарстан башкаласында гөрләп узган «Татар кызы-2025» халыкара бәйгесенең ярымфиналын тамаша кылырга бөтен Россиядән һәм чит илләрдән татар мәдәнияте вәкилләре килде. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә Халыкара конкурс дирекциясе үткәрде. Төмән өлкәсен «Себер йолдызы һәм Татар егете -2024» өлкә бәйгесендә җиңү яулаган Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы кызы Алинә Әхтәриева тәкъдим итте һәм ул лаеклы рәвештә финалга чыкты.
Билгеле булганча, Алинә Төмән шәһәренең 134 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияче булып эшли. Аңа 20 яшь, быел ул Төмән шәһәренең цифрлы һәм педагогик технологияләр көллиятен уңышлы тәмамлап, кулына һөнәри таныклык алды. Тәрбияче һөнәрен ул юкка гына сайламаган күрәсең, чөнки әнисенә балачактан ул ике энесе Вилдан һәм Рафаэльне тәрбияләргә булышкан. Мәктәптә Алинә яхшы укып, авыл, мәктәп, район, өлкә күләмендә узган чараларда актив катнашып, төрле бүләкләргә ия була. Ул 12 ел инде «Бәйрәм» коллективында бии, аннары цифрлы һәм педагогик технологияләр көллиятендә бию белән мавыгуын дәвам итә. Алинә тәрбияче генә булып эшләргә җыенмый, логопед булырга хыяллана, үзенчәлекле балалар өчен концертларда һәм чараларда актив катнаша. Буш вакытларында ул татар милли ризыкларын рәхәтләнеп пешерә һәм токмач кисү, бәлеш пешерү осталыгы белән мактана ала.
Казанда узган «Татар кызы -2025» халыкара бәйгесенең беренче көнендә милләтебезнең асыл кызлары бәйгене оештыручылар белән якыннан таныштылар. Оештыручылар конкурсантларның шәхес сыйфатларына аерым игътибар биреп, аларның эчке дөньясын, кыйммәтләрен, тормыш ориентирларын һәм заманча проблемаларга мөнәсәбәтен күзалладылар. Аннары «Туган авылым» милли комплексында кызлар үзләренең аш-суга, кул эшенә булган осталыкларын күрсәтеп, токмач кистеләр, алкалар ясадылар. Татар әдәбияты буенча белемнәрен дәлилләп, ТР язучылар берлегендә Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәренә нигезләнгән сорауларга җавап бирделәр. Шулай кызлар өчен Казан буйлап экскурсия оештырылды һәм Изге Болгар җиренә сәяхәт иттеләр.
Хәзер инде Халыкара конкурсның финалы 10 сентябрьдә Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда узачак дип көтелә. Тамашачыларны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм популяр җырчылар катнашында әзерләнгән бәйрәм программасы көтә. Финалда «Татар кызы» исеменә ия булган кызга күчеп баручы таҗ, традицион милли бизәк - хаситә һәм төп бүләк — Lada Granta автомобиле тапшырылачак.
Алинәгә уңышлар, өлкәдә яшәүче татарларның данын чит илләргә дә югары дәрәҗәдә танытуын телик!
Рәүфә КАНГАЗИНА.