Лаеклы бүләк

последние и лучшие новости искусства в мире

36-125 нче августта Төмән шәһәренең ”Нефтяник” мәдәният сараенда “Сәләт” педагогик форумының йомгаклау пленар утырышы узды. Президиумда Россия мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты директоры урынбасары Андрей Ефремов, Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, урынбасары, өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер һәм ТОГИРРО ректоры Ольга Ройтблат катнашында мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсендә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа бурычлар билгеләнде, тырыш, эшләрен яратып эшләгән, уңышларга ирешкән фидакарь укытучылар бүләкләнде. Губернатор Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әлфия Гатауллинага югары һөнәри осталыгы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Россия Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесен тапшырды.

Белем көнен Әлфия Альберт кызы ел саен дулкынланып каршылый. Шәһәрнең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә 30 ел инглиз телен укыткан белгеч балаларга төпле, сыйфатлы белем һәм тәрбия биргән югары категорияле укытучы. Ул заман белән бергә атлаган, киләчәккә карап эшләгән, хезмәтенең нәтиҗәсен укучыларында, аларның уңышларында күргән мөгаллимә. Аның укучылары инглиз телендә иркен аралашканнарын, җыр һәм шигырь сөйләү осталыкларын уку елы дәвамында күп мәртәбә күрдек. Алар төрле бәйгеләрдә, олимпиадалар, конференцияләр, семинарларда уңышлы чыгыш ясап, 1 урыннарга лаек булдылар. Ләкин ул ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмый, үзе дә төрле дәрәҗәдәге һөнәри бәйгеләрдә, квалификация күтәрү курсларында теләп катнаша. Тубыл шәһәре мәктәпләрендә инглиз теле укытучылары арасында да Әлфия Гатауллинаның абруе зур. Ачык дәресләр үткәреп, яшь укытучылар өчен тәҗрибәсе белән уртаклашып, ел саен хезмәттәшләренә яңа эш алымнарын җиткереп эшләгәне өчен укытучыны коллективта да хөрмәт итәләр. Укучылары аның төрле формаларда үткәрелгән, заманча җиһазлар белән баетылган кызыклы, танып-белү, сөйләм телен үстерү дәресләрен яраталар.

Гомерен укытучылык эшенә, укучыларына багышлаган, иҗади шәхес буларак танылган Әлфия Альберт кызы таләпчән укытучы да. Аның тырышлыгы, максатчанлыгы, тормышындагы уңышлары үрнәк итеп сөйләрлек. Мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин: ”Укытучылар коллективы исеменнән Әлфия Альберт кызын лаеклы бүләге белән котлыйм, киләчәктә дә иҗади уңышлар телим. Төмән дәүләт университетын тәмамлап, сайлаган һөнәренә тугры булып, күп еллар укучыларына тирән белем биргән, ата-аналары белән уртак тел табып эшләгән, укытучы һөнәрен, укыткан фәнен чиксез яратканын күреп аның белән горурланабыз, сокланабыз. Безнең коллективта андый укытучы эшләгәненә шатбыз. Әлфия Альберт кызына, укучыларына яңа уку елында уңышлар, иҗади ачышлар, шатлык-казанышлар телибез”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума