Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Инклюзив кул эшләре» проекты эшли

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә иҗтимагый палатасының мәгълүмати ярдәме белән «Илһам» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ЮНЕСКОның «Себернең алтын тегүчеләре» клубы белән берлектә «Инклюзив кул эшләре» дип аталган яңа социаль проектны гамәлгә ашырдылар.

Бу проект Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Төмән өлкәсендә «Геройлар елы»на багышланган. Проект 2022 елда Президентның мәдәни инициативалар Фонды биргән акчаны файдаланып уңышлы гамәлгә ашырылган «Себернең алтын җебе» креатив индустрияләр мәктәбе» проектының дәвамы булып тора. «Илһам» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин хәбәр итүенчә, «Инклюзив кул эшләре» проекты Төмән өлкәсендә яшәүче сәләтле, максатчан төркемнәр вәкилләрен (инвалидлар, МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары, пенсионерлар) социаль тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.

36-42-25

Проектның төп максаты - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Төмән өлкәсендә «Геройлар елы»на багышланган халык иҗаты әйберләрен әзерләү буенча мастер-классларда катнашу юлы белән максатчан аудиторияне социомәдәни реабилитацияләү. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында Төмән өлкәсе муниципаль берәмлегендә (Төмән, Ишим, Ялутор шәһәрләре, Ялутор, Упорово районнары, Голышманово шәһәр округы) иҗади мастер-класслар оештырылачак һәм «Себернең алтын җебе» экспозициясе белән танышу булачак. Проектны уңышлы гамәлгә ашырып, «Инклюзив кул эшләре» конкурсының муниципаль этапларында катнашучыларның эшчәнлекләрен координацияләү максатыннан «Телеграмм» социаль челтәрендә мастер-классларда катнашучылар чаты оештырылачак. Катнашучыларның кул эшләре белән таныштырып һәм җиңүчеләрне билгеләр өчен оештыру комитеты күргәзмәләр әзерли. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да шунда ук узачак. Проектта катнашкан һәм эшләнмә ясаган максатчан төркемнең һәр вәкиле «Инклюзив кул эше» конкурсында катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк һәм бүләккә «Инклюзив кул эше» буенча методик пособие алачак. Ә конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында алты муниципаль берәмлектә максатчан аудитория вәкилләре башкарган халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләрен оештыру планлаштырыла. Иҗади эшләрнең төбәк йомгаклау күргәзмәсе һәм бүләкләү Ялутор шәһәрендә узачак. Проект чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе буенча «Инклюзив кул эшләре» халык иҗаты эшләнмәләре каталогы басылып чыгачак. Тимур Йолдыз улы әйтүенчә, киләчәктә Төмән өлкәсенең башка муниципаль берәмлекләрендә дә шундый ук күргәзмәләр оештыру планлаштырыла, аларны теләгән һәркем карый алачак. Шуны да искәртеп үтик, бу проект Төмән өлкәсе губернаторы грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Ялутор җирендә

«Илһам» һәм «Себернең алтын тегүчеләре» клубы вәкилләре һәм педагоглары Ялутор районындагы Аслана авылы татар мәдәният үзәгендә «Инклюзив кул эшләре» проектының чираттагы этабын үткәрделәр.

Педагоглар Елена Сөләйманова һәм Татьяна Неустроева җитәкчелегендә проектта катнашучылар классик кул эшләре нигезләрен үзләштерделәр, шулай ук аларга кулдан эшләнгән авторлык эшләнмәләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде. Моннан тыш, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан, Аслана татар мәдәният үзәге артистлары катнашында тематик концерт узды. Педагогларга һәм проектта катнашучыларга сәламләү сүзе белән өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Илһам» оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте, ул инвалидларны, пенсионерларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны социализацияләү коралы буларак инклюзив кул эшенең югары социаль әһәмиятен билгеләп үтте. Чарада барлыгы 35 кеше катнашты. Узган дәрескә бәя биреп Тимур Йолдыз улы: «Биредә инклюзив кул эшләре белән алмашу булды һәм осталар үзара тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Безнең җәмгыятьтә аралашу - мөһим юнәлешләрнең берсе. Шуның аркасында инклюзив юнәлеш тә үсә. Нәтиҗә бер - инклюзив кул эшләре үсеше өчен эшлибез. Форсаттан файдаланып, Аслана татар мәдәният үзәгенә, остазлар - Елена Сөләйманова, Татьяна Неустроева һәм дәрестә катнашканнарга рәхмәтемне белдерәм», - диде.

36-41-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: проектта катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836