Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 28 ел буена рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы филология фәннәре кандидаты, «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре», 8 нче сыйныфта укучы 42 укучының яраткан сыйныф җитәкчесе Халидә Кирамова Россия Федерациясе мәгариф министрлыгыннан «Мәгариф отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләнде. Бу зур бүләкне аңа шәһәр башлыгы Максим Афанасьев үзе тапшырды. Җитәкченең матур котлау сүзләренә кушылып, без дә Халидә Кирамованың шатлыгын уртаклашып, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешеп, олы казанышлар яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Халидә Хәлидулла кызы Яркәү районы, Сәет авылында күренекле укытучылар гаиләсендә туып-үсә. Шуңа да ул укытучылар династиясен дәвам иттереп, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Төмән педагогия училищесына башлангыч сыйныфлар укытучысы бүлегенә укырга керә. Укытучы таныклыгын кулына алган яшь белгеч, туп-туры туган мәктәбенә эшләргә кайта. 1 ел тәҗрибә туплап өлгергәч, 1991 елда ул Тубыл педагогия институтының филология факультеты каршында ачылган рус- татар бүлегенә юл ала. Югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгечне тормыш сукмагы Кырынкүл мәктәбенә алып килә. Менә шулай ул гомерен, язмышын укытучы һөнәренә багышлый. Шул елларда ул Тубыл педагогия институты каршында эшләгән аспирантурада укып, галимә дәрәҗәсенә ия була. Бүгенге көндә укытучылар династиясен Халидә Хәлидулла кызының улы белән кызы лаеклы рәвештә дәвам итәләр Зөфәр Рафис улы туган мәктәбендә - физика, ә Резидә Рафис кызы математика һәм информатика дәресләрен укыталар. Ә әниләре алар өчен һәр яктан да үрнәк, остаз, киңәшче, иң якын дус та.
Халидә Хәлидулла кызын олы казанышлары белән котлап, башкарган хезмәтенә югары бәя биреп мәктәп җитәкчесе Алевтина Манкаева:
- Халидә Хәлидулла кызы укытучылык эшчәнлеге вакытында үзен методик яктан грамоталы, иҗади эшләүче, эрудицияле белгеч итеп күрсәтте. Ул үз фәнен бик яхшы белә, үз дәресләрендә укытуның яңа технологияләрен куллана, шуңа бәйле рәвештә методик әдәбият яңалыкларын даими күзәтеп тора, Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтының гуманитар дисциплиналар кафедрасы эшендә актив катнаша. Дәресләрен методик яктан дөрес, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен күздә тотып төзи, диалогик һәм монологик сөйләмгә ия булу күнекмәләрен тәрбияли, дәреснең максаты һәм эчтәлегенә бәйле рәвештә төрле методлар һәм чаралар куллана: индивидуаль дәресләр, таблица материаллары, төрле дәрәҗәдәге индивидуаль-төркемле биремнәр, белемнәрне контрольдә тотуның тест формалары, шул ук вакытта укучыларны өйрәнү эшчәнлегенә җәлеп итә. Халидә Хәлидулла кызының укучылары ел саен өлкә, төбәкара, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Мәсәлән, 2018 елда татар әдәбияты буенча халыкара олимпиадада аның укучысы II урын алды. Татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының өлкә этабында 9 нчы сыйныф укучысы җиңүче булды. 2019 елда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада 2 призер, 2021 елда рус теле буенча халыкара олимпиадада 10 сыйныф укучысы призер булдылар. Ел саен Халидә Халидулла кызының укучылары төрки телле халыкларның «Таң йолдызы» балалар иҗаты фестиваленең муниципаль һәм өлкә этапларында призлы урыннар яулыйлар.
Соңгы өч елда БДИ нәтиҗәләре буенча ТДИ форматында Халидә Хәлидулла кызы укучыларының рус теленнән сыйфатлы өлгереше – 75%, татар теленнән 100% тәшкил итте. Ул үзе дә төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле исемнәргә ия була. Мәсәлән, ул - 2023 елда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы җиңүчесе, шулай ук Россия Федерациясе Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты. Халидә Хәлидулла кызы Төмән өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлкә методик берләшмәсе җитәкчесе дә булып тора. Ул методик берләшмә һәм педагогик советлар утырышларында чыгыш ясый, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар үткәрә, даими рәвештә үзенең методик эшләнмәләрен бастыра, «Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы булып тора. Төмән өлкәсе дәүләт мәгарифне региональ үстерү институты белән актив хезмәттәшлек итә. Халидә Хәлидулла кызы актив тормыш позициясендә тора, педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында хөрмәт казанган, мәктәптә уздырыла торган барлык чараларда да актив катнаша.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул 2012 елда Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 2018 елда аңа «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде, - дип горурланып сөйләде.
Ә үз чиратында Халидә Кирамова тырыш хезмәтен күрә белгән һәм уңышлы эшләр өчен бөтен уңайлыклар булдырган, ярдәм кулын сузарга, акыллы киңәш бирергә әзер торган мәктәп директоры Алевтина Манкаева, завуч Сәлия Мөстәкыймова, иңне- иңгә куеп эшләгән укытучылар коллективына һәм өлкә мәгариф һәм фән департаменты хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.