Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Өлкә музее фондларында борынгы гарәп язулы китаплар саклануы билгеле инде. Алар яхшылап өйрәнелмәгән. Ә бит татар халкы борынгыдан китаплы халык. Татарлар төрки халыклар арасында иң беренчеләрдән Коръән бастыручылар. Коръәннең кулдан язылган нөсхәләре дә очрый. Татарлар гарәп графикасында 1922 нче елга кадәр язганнар. Төп мәдәни мирас нәкъ менә гарәп графикасындагы китапларда саклана. Һәм менә куанычлы хәбәр: Иван Словцов исемендәге өлкә музеенда беренче мәртәбә фонд саклагычларында саклана торган мөселман китапларын атрибуцияләү эше үткәрелде. Элек бу басмалар номерланган гына иде. Хәзер килүчеләргә бу чыганаклар буенча максималь мәгълүмат булачак. Бу эшне өлкәбездәге сирәк белгеч — гарәп телендә чиста сөйләшә, иркен тәрҗемә итә алучы, өч югары белем иясе Динар хәзрәт Нәфыйков башкарды.
- 2017 елда ук Челюскинцев урамында урнашкан фондсаклагычка иске китапларны Рифкать Насыйбуллин белән барып караган идек. Анда ук бу китапларның кадерле, сирәк булуын күргән идем. Аларны җентекләп беркем дә тикшермәгән иде. Ләкин җәмәгатьчелектә бу кызыксындыру тудырмады. Һәм менә 2025 елда РФнең мәдәният министрлыгы тарафыннан борынгы китапларның барысына да атрибуция үткәрү кирәклеге турында карар чыкты. Музей хезмәткәрләре мине искә алып, бу эшне башкарырга чакырдылар. Саклагычларда яткан сирәк китапларны эшкәртүемне сорадылар.
Ике айлап анда шактый гына китапларны җентекләп карап чыктым. Анда ике фонд бар: төп һәм өстәмә фонд. Төрле темалар буенча бик борынгы китаплар саклана: гарәп һәм татар телләре, грамматикалары, дәреслекләр, дини китаплар, Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков китапханәсендәге китаплар да бар. Араларында Каһирә, Истанбул шәһәрләрендә бастырылганнары очрады. Күбесе Казанда нәшер ителгән. Иң борынгысы — 1801 елда кулдан күчереп язылган гарәп теле грамматикасы буенча дәреслек. Китапларда барысы да күрсәтелгән: автор да, кемгә тапшырылганы да, кем күчереп алганы да.
Бу китапларны карап чыгып, бу якта күп авылларда мәдрәсәләр, көчле имамнары булганлыгын белдек. Төрле якларга барып белем алганнар, камил рәвештә гарәп телен белгәннәр. Дини фән ягыннан бик көчле булганнар, — дип сөйләде Динар Әмир улы.
Төп фондта ул вакытта якынча 140 китап исәпләнгән. Өстәмә фондта тагын 70 тирәсе. Ныклап эшкә керешкәч, аларның саны 190га җиткән, чөнки бер тышлыкта төрле 2 һәм аннан да күбрәк китап очраган. Хәзерге вакытта 193 кәгазь документ ачыкланган. Алар арасында кулъязмалар да бар. Күбесе, әлбәттә, басма. Музей фондларында, Динар хәзрәт Нәфыйков сүзләренә караганда, иске татар, гарәп, фарсы һәм үлеп беткән Госман телләрендәге китаплар саклана. Мондый борынгы мөселман китаплары шулай ук Ямбай авыл музеенда һәм Боровский поселогы музеенда да бар. Ислам дине һәм тарихы белгече ике ай гына утырып, бу китапларны өйрәнеп бетерергә мөмкин түгеллеген аңлата. «Анда төрле фәннәр буенча бай мирас тупланган. Аларны җиренә җиткереп, җентекләп өйрәнеп, фәнни тикшеренүләр үткәрелсә, анда билгесез күп мәгълүматларны табарга була. Алар барлык милләт кешеләре өчен дә файдалы булыр иде. Авыл, гаилә, нәсел тарихларын, хәзрәтләрнең тормыш юлын белергә мөмкин. Күбесе җирле кешеләрнең китаплары. Борынгы китапларның әһәмияте бик мөһим, шушы китаплар халыкның мирасы булып тора, шушы китапларда дини тәгьлимат - борынгы, традицион, безнең халкыбызга хас, гасырлар буе тоткан йолаларыбыз сакланган. Элекке хәзрәтләрнең, дин юлында хезмәт кылган, халкыбызны тәртипкә өйрәткән, дини тәгълиматны ирештергән кешеләрнең китапларында – безнең тарих, милләтебез тарихы. Шул китапларны югалтсак, минем уйлавымча, без үз-үзебезне, телебезне, нигезләребезне, асылларыбызны югалтабыз. Мирасыбызны саклый алсак – татар булып калабыз, юк икән – татарлыгыбыз да бетәчәк. Мирасның шулай тикшерүсез ятуы — үзе бер золымлык, дияр идем. Ничек китереп бирелгән, шулай яталар алар: араларында яфраклар, туфрак та бар. Мин хәлемнән килгән кадәр чистартырга тырыштым. Рәнҗеп яталар сыман. Күпләрен татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп бастырсак, борынгы татарларыбызның тормышы ачыграк күз алдыбызга килер иде».
Тагын бер зур хыялы бар Динар хәзрәтнең — өлкәдәге төрле җирләрдә сакланган иске китапларның каталогын ясау. Бу зур, бәяләп бетергесез хезмәт булыр иде. Татар җәмәгатьчелеге бу турыда уйланса иде, ди ул.
«Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк», дип тиккә генә әйтмәгән шул халык. Үткәнне ныклап барлау милләтебезнең күпме горурланырлык тарихын кайтара.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.