Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бүген - «Яңарыш»ның туган көне

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» өлкә татар газетасына 33 яшь тулды.

Еллар бер-бер артлы агыла, заманалар үзгәрә. Хәзер безне интернет челтәре чорнап алды. Элек мобиль телефонсыз, интернетсыз ничек яшәгәнбез дип гаҗәпләнәбез. Һәр чорның үз кагыйдәсе, аңа буйсынырга туры килә.

Аллага шөкер, 33 ел инде газетабыз гөрләп яши. Төрле еллардагы газета төпләмәләрен алып укысаң, дөньяда, өлкәдә нәрсәләр булганы искә төшә.

37-11Мин 1996 ел азагында Киевская урамы, 60 «а» йортта урнашкан редакциягә килдем. Редактор Азат абый Сәгыйтов җитәкчелегендә Алсу Сәгыйтова, Гөлнур Вәлишина, Зөһрә Вәлитова, Нәсимә Ташбулатова, Зәйния Тачетдинова, Рөстәм Мавлюшевны тәшкил иткән коллектив белән эшемне башладым. Декрет ялыннан Тимербикә Бубнова чыкты, яңа хезмәткәрләр – башта Рәүфә Кангазина, аннары Талия Хәйруллина, Наилә Сафиуллина килделәр.

1964-1965 елларда төзелгән бинаның икенче катында безнең, журналистларның бүлмәсе һәм бухгалтерия иде. Өченчедә Азат Гыйззәтовичның кабинеты һәм техник хезмәткәрләр бүлмәсе урнашкан иде. Бик күңелле яшәдек, барыбыз да яшьләр.

Төрле шәхесләр белән очраштык. Татарстан Республикасыннан килгән язучы Тәүфыйк Әйдинең безгә киңәшләр бирүе хәтердә. Бу вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары – Тубылдан газетаның беренче ярдәмчесе, язучы, педагог Якуб абый Зәнкиев һәм Вагай районы, Картавылдан Хәсмәт Корман белән хатлар алыштык.

Җирле шагыйрә Гөлфизәр апа Абдрахманова «Чечня бәете» дигән беренче шигырен Омск шәһәреннән җибәрде. Шигырен укып Гөлфизәр апаның талантына хәйран калган идек. Үзе белән якыннан танышырга теләдек. Беркүпме вакыттан соң редакциягә килде. Ул кояш шикелле елмаеп керде һәм үзенең җылылыгы белән бүлмәне яктыртты. «Тубылга күчендем, инде еш очрашырбыз», - диде ул.

Авыр елларда Төмәннең җирле шагыйре Рәкыйп абый Ибраһимов безнең материаль хәлебезне аңлап: «Кызлар, оялмаң, мин сезгә булышаен», - дип бер капчык бәрәңге калдырды. Төмәннән күренекле якташыбыз Әхтәм абый Каюмов әҗәткә бер мең сум акча биргән иде. Эске егете Басыйр абый Девятьяров үз хуҗалыгыннан садака дип һәрберебезгә сыер ите өләште. Андый мәрхәмәтле, татар җанлы милләттәшләребезне ничек онытасың? Алар күп булды, барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар.

Бер вакытны Асланадан дустыбыз, хәбәрчебез Искәндәр абый Янтимиров җәйнең эссе бер көнендә 10 баланы махсус редакциягә алып килгән. Укучылар юлда тирләгәннәр, сусаганнар. Бинага керү белән краннан салкын су эчмәкчеләр иде, ә бит шәһәр суы хлорлы, ияләшмәгәннәр, эчә алмадылар. Без йөгерешә-йөгерешә чәйләр кайнатып, сабыйларның сусауларын бастык.

Без бу бинадан соң, Осипенко урамына Матбугат йортына күчендек. Анда ун елдан артык эшләдек, хәзер менә Шишкова урамында ун еллап Төмән нәшрият йортында газетаны чыгарабыз. Редакторыбыз Алсу апа Сәгыйтова җитәкчелегендә бернигә карамый өлкә татарларына хезмәт башкаруыбызны дәвам итәбез. «Яңарыш» өлкә татар газетасын оештыручы, беренче редакторы Азат абый Сәгыйтов: «Кызлар, 33 яшьне дә тутырып куйдык!» - дип чын күңелдән шатланып әйтер иде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836