Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бердәм тавыш бирү көне

последние и лучшие новости искусства в мире

10 нчы сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнне тубыллылар шәһәрнең сайлау участокларына юл тотты.

Сайлау участокларында комиссия эше дәүләт гимны белән башланды. Оештыручылар, күзәтүчеләр, тәртип саклаучылар һәр килгән сайлаучыны якты йөз белән каршы алдылар. Бу мөһим сайлау көнендә һәр округта җыр–моң агылды, төрле камыр ризыкларын сату нокталары эшләде. Бер җирдә ботка, чәй белән, икенче округта коймак белән сыйландылар. Җирле артистларыбызның чыгышлары да чарага матурлык өстәде. Бердәм тавыш бирү көнне бәйрәм атмосферасы халкыбызның кәефен күтәрде. Тубыллылар өлкә губернаторын сайладылар.

37-33
Хәрби операциядә булып кайткан Заур Арапов үз сайлау участогына тормыш иптәше Айгөл һәм кызы Ләйлә белән килгән. Заур Рәшит улы: «Без сайлауларда һәрвакыт актив катнашабыз. Тавыш бирү - ул җаваплылык. Сайлауда катнашу һәркем өчен мөһим булырга тиеш. Мин Төмән өлкәсе, илебез язмышына битараф түгел. Үз тавышыбызны лаеклы дип тапкан кандидатка бирдек», - диде.

1848 нче сайлау участогында шәһәр халкы актив булды. Монда сайлауга килүче Зифа Биктимирова: «Мондый вакыйгалардан читтә калганыбыз булмады. Бүген улым Разил сайлауда беренче мәртәбә катнашты, аңа диплом тапшырдылар. Ул үз тавышын биреп актив сәяси позициясен белдерде, җаваплылык күрсәтте. Разил үз үзенә дә таләпчән, кызыксынучан булып үсте», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Авыру сәбәпле, сайлауга килә алмаганнарның янына күчмә тартма белән комиссия әгъзалары үзләре барды.

Тубылда «Төмән көзе» фестивале якты тәэсирләр калдырды.

Кызыклы, күңел ачу прграммасында теләгән һәркем катнашты. Бу чарада катнашучылар фатир, автомобиль, көнкүреш техникасы һәм башка күп кенә файдалы бүләкләр оттылар.

«Туган ягың турында бел!» викторинасында катнашып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләр тәм-томнар белән бүләкләнделәр. Алар арасында саллы бүләк алучылар да бар иде.

«Төмән көзе» фестивале мәйданчыкларында сәнгать һәм мәдәният үзәге, себер татар мәдәният үзәге артистлары чыгыш ясады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836