Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Җиңү поезды» Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең тимер юл станциясенә “Җиңү поезды” килеп туктады. “Җиңү поезды”н шәһәр башлыгы Максим Афанаcьев, шәһәр башлыгының беренче урыбасары Яна Зубова, Бөек Ватан сугышы ветераны Август Ишимцев, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь һәм күпсанлы тубыллылар каршы алдылар.

36-20

Максим Викторович: ”Мондый күргәзмә безнең шәһәр өчен генә түгел, бөтен илебез өчен дә әһәмиятле. Илебез тарихы, Бөек Ватан сугышында Җиңү турында мәгълүмат бирү яшьләребезне тәрбияләүдә алыштыргысыз корал. Хәтердән кыйммәтрәк бернәрсә дә юк. Безнең бурыч – аны саклап калу. Беркемгә дә тарихыбызны бозарга мөмкинлек бирмәү”, - диде.

Поезд составында урнашкан дөньядагы беренче иммерсив инсталляция халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында сөйли. ”Җиңү поезды” сәяхәтен 2020 нче елның 23 октябрендә Мәскәүнең Белоруссия вокзалыннан башлый.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында дөньяда беренче күчеп йөрүче поезд-музей өч ел дәверендә бөтен Россияне Кырымнан Ерак Көнчыгышына кадәр уза. Аның составында 10 тематик вагон бар. Вагоннарда Бөек Ватан сугышының төрле чорлары чагылдырылган. Поезд-музейны күрергә килүчеләр сугыш кырларындагы хәрби хәрәкәтләрне, концлагерь, санитарпоезд темаларга багышланган күргәзмәләрне карап, онытылмаслык хисләр кичерәләр. Мондагы экспозицияләр 150дән артык фигураны, меңләгән реквизитны сыйдырган. 10 күргәзмә вагоннарның һәрберсенең үз сюжеты һәм темасы бар. Фронт чынбарлыгына, сугышның соңгы сәгатенә, сугыштан соңгы беренче көннәренә багышланган экспозицияләр эшли. Аудиогидның тавышы аркылы сугыш чорында күргән сынаулар, кичергән хисләре турында сөйләгәннәре Бөек Ватан сугышы елларына кайтара. Экспозицияләрне караучыларның берсен дә битараф калдырмаячак. Сугышчыларның Ватан өчен көрәшүләрен, сугышта ниләр булганын, аларны ничек дәвалаганнарын, халкыбызның ничек яшәгәнен күрергә теләүчеләр арасында яшьләр, укучылар, студентлар да булсын иде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836