Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кулымда күңелле, ямьле, кызыклы фоторәсем. Чама белән 1974-1975 елларда төшерелгән. Фотографы – әтием Шамил Фәхретдинов. Бу рәсемдә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Рәшидә апа Ногмановаларның йорт баскычлары янында өч күрше төшкән. Алар – сулдан уңга: Рәшидә апа Ногманова, Рабига апа Әхтәриева һәм әнием – Рәшидә Фәхретдинова. Шушы күркәм, гүзәл йөзле, ягымлы хатын-кызлар авылның Советская урамында күршеләр булып дус, ярдәмләшеп яшәделәр.
Аларның балачаклары Бөек Ватан сугышына туры килгән. Әмма илебезнең иң стабиль, тыныч, күңелле чорында алар гаиләләр корганнар, балалар үстергәннәр.
1975 елның җәендә яңа йорт сатып алгач, авылның икенче очына, Үзәк урамына күчендек. Әнинең Рәшидә апа, Рабига апа белән дуслыклары өзелмәде. Алар гомерләре буена аралашып көн иттеләр.
Рәшидә апа белән Әскәр абый бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр, өч чибәр, акыллы ул үстерделәр. Соңгы елларда балалары, оныклары янында Түбән Тәүдедә иде алар. Кайсыдыр елны Түбән Тәүде авылында йортлары яныннан узганда алар эскәмиядә утыралар иде. Яннарына барып, кочаклашып күрештек.
Кызганычка каршы, бу соңгы күрешүебез булган икән, Рәшидә апа белән Әскәр абый бер-бер артлы яныбыздан мәңгелеккә киттеләр.
Рәшидә апа башта Киндерле авыл советында, соңыннан китапханәдә җыештыручы булып эшләде. Ул сылу, энергияле, һичкайчан төшенкелеккә бирелмәүчән гадел хатын-кыз иде. Элек йортлар мич белән ягылган. Иртә таңнан торып, кешеләр килгәнче дип, кышкы каты суыкларда мич ягып авыл советын җылыткан. Ул бина гаять зур иде. Рәшидә апа суны да ерактан, авыл коесыннан ташыган.
Тырыш, әдәпле, тыйнак, пөхтә Рабига апаның бик иртә тормыш иптәше Галимҗан абый вафат булгач, 4 бала белән ялгызы калган. Рабига апа һичкайчан зарланмый, сынатмый, горур хатын-кыз иде, 4 баланы укытып, олы тормыш юлына бастыра. Рабига апа мәктәп интернатының урын-җир әйберләрен юды, төнге няня да булды. Урам коесыннан су ташып, җылытып, борынгы кер машиналарында мәктәпнең ятак-җир әйберләрен юу авыл җирендә җиңел булмаган инде. Рабига апа кызы Асия апа Мөхәммәтова тәрбиясендә тыныч картлык кичерде.
Әнием - Рәшидә Фәхретдинова зыялы, сабыр, кешелекле, юмарт иде. Әтием белән бер-берләрен кадерләп, тату яшәделәр. Мәктәптә балаларны укытты. Зур кочак белән дәфтәрләр күтәреп кайтуы, аларны караңгыгача тикшереп утырулары хәтердән чыкмый.
Кешеләр авыр вакытларында киңәш, психологик ярдәм сорап әнигә килделәр. Ул тыңлый белде. Юатып, җайлап, тынычландырып якташларына хәленнән килгәнчә булышты. Һәр кергән кешене чәйләр эчереп сыйлап чыгарды. Гаиләбез ишле иде, 5 бала үстек. Ике көнгә бер камыр ашлары пешерде. Онны капчыклап алдык, камырны зур чиләккә сала иде. Камыр ашларын олы эмаль савытка өеп пешерде. Мичне яккач янган учак алдында башта табикмәк пешерде, коймак койды. Соңыннан морҗасы ябылган мич эченә кабартмалар, эртник, шәңгәләр, бәлешләр озатылды.
Әнинең оста, тәмле итеп пешергән ризыкларын хәзер сагынып искә алам. 1995 елның маенда 60 яшендә генә кинәт безне калдырып вафат булды.
Фоторәсемдәге шат йөзле, яшәү дәрте ташып торган шушы яшь хатын-кызларның яткан туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.