Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Индрәй поселогында сайлау комиссиясе эшен дәүләт гимны белән башлады.
Сайлаган кешеләр «Туган ягың турында бел!» уенында катнашып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләр тәмле конфетлар, вентилятор, чәйнек, үтүк, тостер, миксер һәм башка кирәкле әйберләр оттылар. Беренче зур бүләкне – кастрюльләр җыелмасын алу бәхете Гүзәл Рәхимовага насыйп булды.
Барлыгы поселокта 1503 сайлаучы яши.78ы% сайлауда катнашты, Александр Моор өчен 57% тавыш бирделәр.
Ямбайда яшәүче Равил Рәхмәтуллин беренче тапкыр сайлауга килде, аңа тәбрикләп диплом тапшырдылар.
Ә Ришат Хәлимовка, сәламәтлеге сәбәпле, комиссия әгъзасы өенә килде.
Гөлнур ВӘЛИЕВА, Лариса ТУЗМӨХӘММӘТОВА тексты һәм фотолары.
Вагай районы, Шестовое авыл хакимиятенә кергән кечкенә Әшле һәм Янек авылларында да сайлаулар үтте. Анда 518 нче сайлау участогы комиссиясе әгъзалары: Фәридә Фәйзуллина Нәфис Насретдинов, Мөнәвәр Насретдинова йөрделәр, ә «Туган ягың турында бел» викторинасын волонтерлар Рәйсә Сафиулина белән Нәфисә Ниязова үткәрделәр. Аларның эшләрен өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур Азисов күзәтте.
Бу турыда без Юрмы авылы ветераннар советы рәисе, волонтерлар төркеме җитәкчесе Рәйсә Сафиулинадан белештек. Аның әйтүенчә, аларны һәр йортта ачык йөз белән каршылаганнар, тавыш биреп, викторинада катнашып, бүләкләр отканнар.
Биредә алар 85 яшьлек Латифә апа Капшанова, 82 яшендәге Фәрит абый Әйтбаевларда да булганнар. Әшле авылында узган сайлауда 87 кеше катнашкан.
Аннары сайлау комиссиясе Янек авылына юл тоткан. Анда 22 кеше тавыш биргән. Бу авылда иң өлкән кеше Маһирә апа Зөлхәрнәева, аңа 89 яшь. Рәйсә Таштимер кызы якташларының һәр сайлауларда да теләп катнашулары, бәйрәмчә күңел ача, ял итә белүләре турында бик горурланып сөйләде. Тик башка районнар белән чагыштырганда, бүләкләрнең күңел юаткыч кына булулары борчыганын әйтмичә булдыралмады.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: сайлаулардан күренешләр.