Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мәгариф отличнигы исемен алды

последние и лучшие новости искусства в мире

24 август көнне Төмән шәһәренең «Нефтяник» мәдәният сараенда өлкә укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды.

Киңәшмәнең тантаналы өлешендә Александр Моор Төмән өлкәсенең 42 мәгариф учреждениеләре хезмәткәренә мактаулы хезмәт һәм һөнәри казанышлары өчен ведомстволы һәм төбәк бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Яркәү урта мәктәбе укытучысы Римма Алиева сәхнәгә беренче булып чыгып, Александр Моор кулыннан «Мәгариф отличнигы» бүләген алу хөрмәтенә лаек булды.

37-2Римма Таштимир кызы Яркәү мәктәбендә 33 ел хезмәт итә. 1987 елдан 1999 елга кадәр ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, югары белем алганнан соң, тарих фәнен укыта. Шул елларда Римма Таштимир кызы үзен бик җаваплы, тирән белемле педагог итеп күрсәтә. Семинарларда, квалификация күтәрү курсларында актив катнашып, шулай ук үзлегеннән белем алу юлы белән квалификациясен даими рәвештә арттыра тора. Дәресләрендә традицион ысулларны да, заманча технологияләрне дә оста куллана. Римма Таштимир кызының дәресләре эчтәлекле, укучыларны мотивацияләүнең төрле ысуллары һәм алымнарын, яңа материалны тәкъдим итә белүе белән белән аерылалар. Билгеле булганча, укытучы эшенең күрсәткече булып аның укучыларының уңышлары тора. Римма Таштимир кызының укучылары ел саен тарих буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнашып, югары урыннар алып торалар. Педагогның дәреслектән тыш эшчәнлеге юнәлешләренең берсе - өлкәне өйрәнү эше. Күп еллар дәвамында Римма Таштимир кызы җитәкчелегендәге мәктәп командасы «Мирасчылар» квиз-уенда башта район, аннары өлкәдә катнашып, мактаулы исемнәргә лаек булалар. Шул исәптән аның укучысы «Яркәү районы буенча туристик маршрутлар» проекты белән 2018 елда «Киләчәккә адым» районның фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, беренче урынны ала. Аннары ул проектына өстәмәләр кертеп, тулыландырып, 2019 елда «Минем кече Ватаным: табигать, мәдәният, этнос» өлкә бәйгесендә катнашып, беренчелекне яулый.

Римма Таштимир кызы сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларын иҗади һәм спорт чараларында катнашырга өнди. Алар «Иң яхшы сыйныф» мәктәп кубогына берничә тапкыр лаек булдылар. Ата-аналар белән дә тыгыз мөнәсәббәттә эшли һәм күп еллар буе волейбол буенча мәктәп командасында уйный. Ә соңгы елларда өлкәннәр арасында уздырыла торган Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә актив катнаша. Мәсәлән, 2019 елда ул шәхси беренчелектә 2 урынны алган булса, 2021 елда кышкы фестивальдә 1 урынны яулый.

Римма Таштимир кызын мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан яңгыраган котлау сүзләренә Яркәү мәктәбе укытучылар коллективы да кушылып, коллегаларына сәламәтлек, яңадан-яңа казанышлар телиләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836