Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Кулик авылы халкына сокланмыйча, аларны үрнәк итеп милләттәшләребезгә сөйләмичә һич тә булмый. Ел әйләнәсендә алар үз теләкләре белән туган җирләрен төзекләндерергә тырышалар. Мәсәлән, бу көннәрдә кабат авыл активистлары Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлнең тирә-ягын төзекләндерү буенча өмә үткәрделәр. Үләнне чабып, чүп-чарларны җыештырып, территорияне чистартып, матурайтып куйдылар. Хәзер инде мемориаль комплексы авыл халкының күз явын алып тора.
Чынлап та, бары тик бердәмлектә, тырышлыкта безнең көч. Җирдә куликлылар кебек тынгысыз җаннар күбрәк булса, тормыш тагын да яхшырак һәм матуррак булыр иде. Ә Кулик авылы халкы аеруча мактауга лаек. Ел дәвамында алар һәйкәл өстендә шефлык итеп, территорияне идеаль тәртиптә тоталар», - дип сөйләде Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев. Ул бу авылга волонтерлары белән хезмәт сөйгән активистларны тәбрикләргә килгән иде.
Алар тирә-яклары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән йортларга кереп, хуҗабикәләргә Мактау кәгазьләре тапшырдылар.
«Менә алар, безнең чәчәкләр яратучылар - Роза Билалова, Наталья Барсукова, Әлфия Хәбибулина, Римма Сабитова, Зөлфирә Биктяшева, Рәмзия Буранова. Алар балалары һәм оныклары белән бергә өй тирәсендә матурлык тудырганнар. Ә ул матурлык бары үз йортыңны, гаиләңне, авылыңны чын яратудан һәм тырышлык, хезмәт сөю аркасында гына булдырыла», - дигән нәтиҗә ясады мәдәният комплексы җитәкчесе.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: куликлылар.