Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Раудыда уха белән сыйладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

37-24

Ялутор районының 100 еллыгы кысаларында Рауды елгасының матур ярында «Рауды ухасы» дигән гастрономия фестивале киң колач белән узды. Бәйрәмгә җыелган халыкны Рауды авыл җирлеге башлыгы Рифкать Басыйров котлады һәм күңелле яллар теләде. Милли уеннарны һәм төрле кызык ярышларны Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештырдылар.

37-22

Алар өлкәннәрне дә, тамаша карап кына утырырга ирек бирмичә, төрле уеннарда актив катнаштырдылар. Елга тирәсе җыр-моң, шаяру-көлке тавышлар белән гөрләп торды. Беренче ярыш – кармак белән балык тоту булды. Биредә гаиләләре белән дә катнаштылар. Конкурста җиңүче булып Нәсимә Моисеева танылды, икенче урынга - Камил Сәйфетдинов, өченчегә - Раил Сичбаков чыктылар. Аларга көнкүреш товарлары кибетеннән сертификатлар тапшырылды. Катнашучылар да бүләксез калмадылар. Кунаклар күңел ачкан арада Рауды авылы хуҗабикәләре төрле балыклардан бик тәмле уха пешерделәр. Һәркемне уха һәм милли ризыклар белән сыйладылар. Узган бәйрәм турындагы кичерешләре белән күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Әйтергә кирәк, Рауды халкы бик дус яши, нинди генә чара уздырсаң да, бик теләп кушылалар, үткәрергә ярдәм итәләр. Аларның кунакчыллыгына, ару-талу белми күңел ача белүләренә ис-акыл китәрлек! Мин аларга чын-чынлап сокланам. Бүгенге табигать кочагында оештырылган бәйрәм дә бик күңеле атмосферада үтте. Һәркем күтәренке кәеф белән, канәгатьлек кичереп өйләренә кайттылар. Янәшәдә Кече Ватанына гашыйк булган кешеләр яшәгәндә, безнең дә мәдәният өлкәсендә эшлисебез килеп кенә тора», - диде.

37-23

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: фестивальдән күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836