Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Үз методикасын булдырган

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Турай авылы кызы Лилия Абайдуллина (Муллашева) 30 елдан бирле сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә.37-21

Аның хезмәт юлы Ямбай амбулаториясеннән башланган. Шул авылда сигез классны тәмамлаган кыз турыдан-туры Төмән медицина колледжына барып документларын тапшырган. Яратып фельдшер һөнәрен үзләштереп, туган авылына эшкә кайткан. «Беренче мәктәп укучыларын кабул иттем. Аларга медицина күзәтүе, балаларны вакцинацияләү үткәреп, өй саен йөрүләр, төнге дежурлыклар өстәлде. Авылда фельдшер – ул табиб та, акушер да, шәфкать туташы да бит! Бу вакытта миңа остазым – Галия апа Тимшанова нык булышты. Зур рәхмәт аңа!» – дип сөйли башлады Лилия Ратип кызы.

Яшь кыз тормышында тагын зур үзгәрешләр була: гомеренең истәлекле вакыйгасы – тормышка чыгу нәтиҗәсендә аңа Төмән шәһәренә күчәргә туры килә. Хөрмәт яулап өлгергән белгечне җитәкчеләренең җибәрәселәре килми: аны Авторемонтная урамында урнашкан район больницасының хирургия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгелиләр.

Хәзерге вакытта Лилия Абайдуллина (Муллашева) өлкәнең дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы «Күп профильле консультатив-диагностика үзәге»ндә амбулатор хирургия үзәге өлкән шәфкать туташы булып эшли. Монда ул абруй казанып, калкансыман бизнең хроник, шеш алды һәм шеш авыруларын иртә ачыклау буенча профилактик эшне камилләштерү өчен бу органны тикшерү методикасын эшли. Методиканы ныклап үзләштереп, тиешле рөхсәтләр алып, өлкә буйлап мастер-класслар үткәрергә йөри. Диагностиканың яңа ысулы шәфкать туташлары арасында, бигрәк тә авыл җирлегендә урнашкан яман шешләрне иртә ачыклау кабинетлары һәм ФАПлар хезмәткәрләре арасында актуаль булып чыкты. Шәһәрнең 17 поликлиникасында яман шешләрне иртән ачыклау кабинетларында ул булдырган ысулдан уңышлы файдаланалар. Яңа хезмәткәрләргә өйрәтү өчен тагын да Лилия Ратип кызын чакыралар.

Лилия Ратип кызы Төмән өлкәсе шәфкать туташы эше белгечләренең һөнәри ассоциациясе семинарларында чыгыш ясый, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә өлкә исеменнән доклад белән чыга.
Еш кына калкансыман биз патологиясе башлангыч стадиядә булган авыруларда зарланулар юк, әмма процесс алга киткәндә аларны берничә симптом борчый: тавышның кысылуы, сулыш алу һәм йоту уңайсызлыгы, тамак кысылу хисе, калкансыман биз турысында авырту, муенның тышкы кыяфәте үзгәрү. Кызганычка каршы, барлык пациентлар да бу билгеләрне дөрес аңлата алмыйлар һәм алар турында табибка сөйләмиләр. Белгеч тарафыннан дөрес башкарылган пальпация (кагылу) техникасы калкансыман бизнең якынча зурлыгын һәм аның өлешләрен, орган тыгызлыгын, авыртучанлыкны, эре төеннәрнең булу-булмавын билгеләргә, алар булганда авыру дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Ковид пандемиясе башлангач та, Лилия Абайдуллина (Муллашева) беренчеләрдән булып әлеге авыруларны дәвалаучы моногоспитальгә китә.

Тәҗрибәле шәфкать туташының тырышлыгын, белемгә омтылышын, ярдәм итәргә әзер булуын җитәкчеләр дә лаеклы бәялиләр: төрле дәрәҗәдәге күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бу турыда сөйли.

Гаиләсендә дә уңган хатын, мәрхәмәтле әни ул. Кыз һәм улы мөстәкыйль тормыш юлына аяк басканнар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836