Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Умырзая» ансамбле «Берлек» татар-башкорт иҗтимагый оешмасын юбилейлары белән котлады.
Ханты-Мансийск шәһәрендә бик күп талантлы дусларым яши. Бәйрәмнәр вакытындамы, берәр чара үткәргәндә булсынмы - һәрвакыт бик теләп катнашалар.
Горноправдинск поселогында үткән чарада да Ханты-Мансийскның «Умырзая» ансамбле җыелган кунаклар алдында чыгыш ясап бәйрәмгә ямь өстәде. Вагай районының Тугыз авылында туып-үскән, бүген Ханты-Мансийск шәһәрендә гомер итүче Әйтбигә ханым Сөләйманова өздереп баянда уйный, җырлый, төрле-төрле кызыклы такмакларны башкарып тамашачының күңелен күтәрде. Себердәге җирле татарларга хас булганча төйдереп биеп җибәрүгә тамашачы аны кайнар алкышларга күмде.
Ансамбльдә бәхетле парлар - Инзилә һәм Айрад Әминовлар да бик теләп җырлыйлар, аларга кызлары Алинә белән Рената да кушылалар, биеп тә җибәрәләр. Бәләкәч оныклары Регина да тыпырдатып биергә ярата, өлкәннәргә кушылып татарча җырлый да.
Аш-су остасы Мәдинә ханым Авазбакова да туганнары белән җырга кушылды.
Күпләр агач кашыкларны гади аш-су приборы итеп кабул итә. Ә сәхнәдә артистларыбыз агач кашыкта уйнагач, халык бик сокланып, тын калып тыңладылар. Агач кашыклар белән уйнап кызларыбыз җыр һәм биюгә дәрт өстәделәр, өстәмә музыкаль озату буларак кулландылар.
Бәләкәй чаклар искә төште. Элек безнең өйләрдә дә агач кашыклар була торган иде. Кашыклар ярдәмендә без дә төрле ритмнар чыгарырга ярата идек. Төрлечә суккан саен төрле тавышлар чыга иде. «Умырзая» ансамбле дә безне бәләкәй чакларга алып кайтты.
Иҗат кешеләренә нәрсә телисең? Әлбәттә, иҗади уңышлар!
Раушания ИСХАКОВА,
Ханты-Мансийск шәһәре.