Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ике фестиваль лауреатлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарстанда XVI «Түгәрәк уен» татар фольклоры буенча бөтенроссия фестиваль-конкурсы булды. Россиянең төрле регионнарыннан җыелган фольклор коллективлары арасында өлкәбезнең «Чимги тура» уен кораллары ансамбле дә бар иде.

37-3

2010 елда башланган әлеге фестиваль зур бәйрәм булып төрле төбәкләрдә гөрләп үтеп килде. Аннары Казанда август ахырында гына фольклорчыларны азлап җыя башладылар.

Фестиваль уңаеннан быел хөрмәтле кунакларны төрле районнарда зурлап каршы алганнар. Анда һәркем үз осталыгын күрсәткән. Ә икенче көнне Казанда «Кабан» күле буенда «Кичке уен» татар фольклор бәйрәме барысын бергә җыйган. «Түгәрәк уен» фестивале коллективлары Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә багышланган тантанада чыгыш ясаганнар.

«Чимги тура» уен кораллары ансамбленә иң оста гармунчылар җыелган. Җитәкчеләре Илсаф Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кулыннан төбәкара бәйгедә җиңгән өчен гармун алу бәхетенә дә ирешә әле.

Истәлекле сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашырга Җәгъфәр абый Касыймов редакциягә килде. Очып кына йөри ул (күз тимәсен).

- «Чимги тура»да без күбесе гармунчылар: Ислам Сафин, Гаяз Габдуллин, Әбүзәр Миңнебаев, Илгиз Ихсанов, аның кызы Лиана, Эльвира Голубева, Равис Бабшанов, Нариман Хәлиуллин, Рәшит Мадьяров. Делегациянең җитәкчесе Зилә Юсупова иде. Безне Балтач районына җибәрделәр. Район чигендә үк хакимият башлыгы үзе һәм биюче яшьләр, мәдәният хезмәткәрләре каршы алдылар. Юл буйлап Балтач, аның яшәеше, шөгыльләре турында сөйләделәр. Районда 50% удмуртлар, аннары татарлар, марилар һәм башка халыклар яши икән. Музейга алып керделәр. Директоры Төмән районында кунакта да булганын хәбәр иткәч, аның хөрмәтле укытучыбыз Гүзәлия Муллачанованың туганы булуына төшендек. Икенче авылга атлар чабышына алып килделәр. Нәселле шәп атлары бар икән. Аннары туган якны өйрәнү музеен күрсәттеләр. Шулкадәр бай, эчтәлекле иде ул. Анда да Каскарада яшәгән гаиләне очраттык. Зур мәйданда сату рәтләре эшли. Күркәм сәхнә, анда төрле милләтләр милли киемнәрдә үз фольклорларын күрсәттеләр. Чыгышыбыз барысына да бик ошады. Ахырда чыгыш ясауга карамастан, гөрләтеп кул чаптылар.

Тагын да сабый балага кадәр: «Исәнмесез», - дип авыз тутырып сәлам бирәләр. Бала чагыма кайткан кебек булдым. Шулкадәр рәхәт булып китте.

Икенче көнне Кабан күле буенда үзебезнең бии торган тактаны уртага салып, алып баручы барысын да төйдереп биетте. Дәүләт ансамбле артистлары да остарганнар. Бергәләшеп биеп, җырлап, танышып, аралашып «Кичке уен» үтеп тә китте. Якташыбыз Айдар Ниязов ансамбле белән уйнады. Искиткеч булды, аның өчен горурланып тордык.

Халкыбыз шулкадәр бай икән: нинди генә костюм юк?! Андагы төрледән төрле бизәкләр гаҗәпләндерде.

Өченче көнне иртән үк тагын «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты бәйрәменә кузгалдык. Озак еллар фестивальдә катнашканга, тирә-якта танышлар, иҗатташлар килеп күрешәләр. Бәйрәм сәхнәсендә көчле чыгышыбыз белән тамашачының алкышларына ирештек. Аннары кунаклар белән гармуннарда уйнап, җырлап Бауман урамына юл алдык. Урам тулы кеше. Казанның бөтен җирендә бәйрәм.

Шулай рухланып, дәртләнеп, кул бармаклары шешеп сызласа да, көч алып кайттык.

«Чимги туралылар» сынатмаганнар - ике фестивальнең дә лауреат дипломнарына ия булганнар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836