Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Икесе дә гади, ачык, сабыр

последние и лучшие новости искусства в мире

Тугыз авылының иң күркәм гаиләләренең берсе - Гөлфара апа белән Тәбрис абый Мөхәмәтуллиннар гаиләсендә бүген зур тантана. Әни кешегә алтмыш яшь тулды. Бу гаилә кешеләре үзләренең яшәү рәвешләре, кылган гамәлләре белән авыл халкына үрнәк булып тора. Ике егеткә гомер биреп, күңелләренә тыйнаклык, итагатьлелек, тәүфыйк орлыклары чәчеп, олы тормыш юлына бастырганнар. Өлкән уллары Денис махсус хәрби операциядә катнаша, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, илебезне, безне, гаиләсен фашистлардан саклый. Ул ялга кайткан саен авыл халкы белән очрашып, хәлләр белешеп тора. Денисның ике улы мәктәптә укый. Алар батыр, нык ихтыярлы, көчле рухлы, хәрби бурычын намус белән үтәүче, туган илне яратучы әтиләре белән бик горурланалар. Хатыны Лиана сагынып көтә. Әти белән әни улларының кайтуын, бу шатлыклы мизгелләрне көтеп кенә торалар. Кече уллары Ранис та бик булдыклы малай. Ул «Цифрлы һәм педагогик технологияләр көллияте» дигән уку йортының өченче курсында белем ала.

37-42

Гөлфара апаны бик тыйнак, сабыр, уңган куллы хатын-кыз икәнен авылда барысы да белә. Өй тирәсендә мул итеп үстергән чәчәкләре генә аның оста куллары турында бик күп сөйли. Күңел җылысын биреп үстерә ул аларны. Эшләп арыгач, чәчәкләргә карап ял итәргә ярата. Ул «Бәхет» ансамблендә актив катнашучыбыз да. Җырлый да, бии дә. Район үзәгендә, өлкәдәге чараларда да чыгыш ясый алар. Гомумән, бер чарадан да калмый апабыз. Аны көн саен диярлек шәмнәр, коры душ ясаучылар, маскировка челтәрләре үрүчеләр арасында да күреп була. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясендә бик тә актив ул. Бу чараларга апабыз эшкә барган кебек йөри. Гөлфара апага, «Бәхет» коллективына бу гамәлләре, кылган изгелекләре өчен авыл халкы бик рәхмәтле.

«Ике уңган яшәсә, бәхет булыр янәшә», - дип тикмәгә әйтмәгән халык. Тормыш йөген бергә тартучы Тәбрис абый да оста куллы, уңган хуҗа. Ике катлы йорт төзеп чыкканнар. Иңгә-иң куеп дөнья көтүләренә инде 37 ел тула. Гөлфара апа һәрчак тормыш иптәшенең терәген тоеп яши. Әле дә булса, балаларга, оныкларга ярдәм итеп, канат җәеп, җил-яңгырдан саклап көн итә апа белән абый. Киленнәре дә үзләренә охшаган, шундый тыныч холыклы, ягымлы хатын. Гаиләдә хөрмәт, татулык, җылылык, ышаныч хөкем сөрә. Хуҗалар икесе дә гади, ачык, сабыр. Өйләре нурлы, табыннары мул.

Ветераннар советы исеменнән
Нәфиха МӨХӘМӘТУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836