Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәерле юл сиңа, Диана!

последние и лучшие новости искусства в мире

Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен авыр чор тәмамланды. Әзерлек еллары күпләргә үз җимешләрен бирде. Безнең шәһәр вузлары балаларны бюджет урыннарына кабул итте. Алар арасында чибәр Диана Худиева да бар.

37-7

Шәһәрнең иң яхшы лицейларының берсе булган 81 нче лицейны алтын медаль белән тәмамлагач, ул Төмән дәүләт медицина университетының педиатрия бүлегенә түләүсез укырга керде.

Диана беренче сыйныфтан ук лицейда теләп укыды. Төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашты. Призлы урыннар яулады. Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) уңышлы тапшырганнан соң, 10 нчы сыйныфны профильле химия-биология классында дәвам итте. Бу класс Төмән медицина университеты белән хезмәттәшлек итә. Һәр ял саен диярлек Диана һәм аның классташлары югары уку йортында өстәмә дәресләргә йөрделәр, табиб һөнәре белән таныштылар, химия һәм биология дәресләренә басым ясадылар.

Шулай ук медицина университетында киләчәктә үз тормышларын медицина белән бәйләргә теләгән шәһәр укучылары өчен төрле турнирлар һәм олимпиадалар үтте.

Диана монда да катнашты һәм югары уку йортында олимпиадада өченче урын яулады, бу шулай ук укырга кергәндә өстәмә баллар җыярга мөмкинлек бирде.

Үз лицеенда фәнни конференцияләрнең берсендә проект барышында химик формулалар буенча хушбуй тудырды.

Дианага һәрвакыт химия ошый иде һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен профильле предметлар сайлаганда ул үзен медицинага багышларга карар кылды, чөнки бу һәрвакыт кирәкле тармак һәм кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге бирә.

Яшь кызның төп вакыты укуга китә, шулай ук ул әнисенә кечкенә энесен һәм сеңелесен тәрбияләүдә ярдәм итә. Диана велосипедта йөрергә, фоторәсемгә төшерергә, музыка, рәсем ясарга ярата.

Зур конкурс вакытында югары уку йортының бюджет төркеменә керә алган баланы тәрбияләү, әлбәттә, ата-аналарның казанышы. Менә дигән генетика, эшкә сәләтлелек, җыйнаклык, стресска чыдамлык, федераль дәрәҗәдәге репетиторлар - баланың бюджетка керә һәм яхшы белгечлеккә укый алуының нигезе.

Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836