Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә ия булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районында укытучыларның август ае киңәшмәсенең тантаналы өлешендә авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучыларны район хакимияте башлыгы Леонид Митрюшкин котлады.

Ул укытучы һөнәрендә ирешкән уңышлары өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Мактаулы хезмәт ияләре арасында Полуяново урта белем бирү мәктәбе укытучысы Луиза Таштимерова да бар иде.

37-31

Ул РФнең «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә ия булды. Луиза Вәлиулла кызының педагогик хезмәт стажы 30 ел. Татар теле һәм әдәбият, физкультура дәресләрен алып барган Луиза Вәлиулла кызы яратып эшләгән һөнәре, хезмәт юлы турында: «Мин Тубыл районы, Сумкино поселогында тудым. Укытучы һөнәрен мәктәптә укыган елларымнан яраттым. Минем беренче укытучым Зоя Абдуллина укытучы һөнәренә мәхәббәт, кызыксыну уятты. Аның укучыларын яратып, аларга белем һәм тәрбия бирүе минем өчен үрнәк булды. Аңа рәхмәтлемен. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединститутының рус-татар бүлегендә укыдым. Монда да укытучы һөнәрен, татар теле һәм әдәбиятын, рус теле һәм әдәбиятын яраткан, тирән белемле укытучылар эшләде. Укытучыларыбыз безгә белем, тәрбия бирделәр, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләделәр. Укыган еллар әле онытылмый. Профессор Флера апа Сәйфуллинаны, педагогия фәннәре кандидаты Клим абый Садыйковны һәм барлык укытучыларны сагынып искә алам. Бүгенге көндә Полуяново мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кертелүе, тәрбияви чаралар ике телдә алып барылганына шатланам. Укучыларыбыз татарча шигырьләр сөйләргә, җырларга яраталар. Алар белән гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәр буенча үткәрелгән чараларда катнашабыз. Укучылар төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә булып, призлы урыннар алдылар. Бу юнәлешне саклап калуда җитәкчебез, мәктәп мөдире Ирина Старикованың роле зур булды. Аңа үземнең һәм ата-аналар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәм», - дип сөйләде.

Дәрәҗәле бүләккә лаеклы булган, төрле бәйгеләрдә, семинарларда катнашкан, һөнәри хезмәтендә ирешкән казанышлары, «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе алуы белән милләт җанлы укытучы Луиза Вәлиулла кызын котлап исәнлек-саулык, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешеп укытучы эшен дәвам итүен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836