Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Татар яшьләре көннәрендә катнаштык

последние и лучшие новости искусства в мире

27-31 август көннәрендә XXXIV татар яшьләре көннәрендә Татарстан Республикасында уздырыла торган иң танылган һәм массакүләм форумга бару мөмкинлеге тудырган өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага рәхмәт сүзләреннән башлыйм. 2024 елда «Идел» яшьләр үзәге төзелүнең 25 нче юбилей елы булды, шуңа күрә барысы да гадәттәгедән дә яхшырак оештырылган иде. «Идел» яшьләр үзәгенә килеп, уңайлы номерларга урнашып, тәмле ашаганнан соң, безне форумның тантаналы ачылышы көтә иде. Сәламләү сүзе белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, татар федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә Шарапова чыгыш ясадылар. Илдар Ирек улы «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиевага күпьеллык һәм әһәмиятле хезмәте, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга керткән зур өлеше өчен Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитетының Рәхмәт хатын тапшырды. Форумга Россиянең 26 төбәгеннән 150 кеше килгән иде. Форумның максаты - танышу, яңа белемнәр алу, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү.

37-73

Чараның укыту программасына дәрәҗәле кунаклар - театр режиссеры, педагог Рабит Батулла, реконструктор, этнодизайнер Илдар Гатауллин, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Надежда Шәйхисламова, татар әдәбияты тарихы музее мөдире Айдар Шәйхин, «Болгар мирасы» фонды директоры Гүзәл Сәгадәтова чакырылганнар иде. Гаилә кыйммәтләре турында Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин сөйләде. Мастер-класслар «Татар тарихы», «Татар теле», «Халык биюләре», «Актерлык осталыгы», «Кул эшләре» темалары буенча үткәрелде. Музыкаль-уен программаларын оештыру өчен педагоглар сыйфатында балет артистлары, ансамбль җитәкчеләре, музыкантлар һәм композиторлар чакырылган иде. Моннан тыш, форум барышында «Идел кызы», «Идел егете», «Татар яшьләре көне - 2024 лидеры» дигән өч конкурс узды. Спикерларны яшьләр зур кызыксыну, хөрмәт белән тыңладылар, милләтебез, гаилә кыйммәтләре турында горурланып тыңладылар. Чакырылган кунакларның сүзләре күңелгә үтеп кереп, битараф булмаска теләк уятты.

Төмән өлкәсе делегациясе белән өлкә автономиясе каршында эшләп килүче «Өлкә татар яшьләре берлеге»нең өч активисты барды. Бу яшь оешма күптән түгел эшен яңадан башлап җибәрде һәм актив алып бара: шәһәрдә узган чараларда үзен күрсәтә, иҗади номерлар белән чыгыш ясый, төбәк слетларында катнаша һ. б. Төркемнең җитәкчесе итеп гармунчы студент егет Салават Сәитов билгеләнде. Ул форумның бердәнбер һәм төп баянчысы, димәк, чараның милли колоритын тудыручы һәм игътибарны җәлеп итү үзәге булды. Исмаил Моратов - берлекнең сабыр һәм җитди вәкиле, мәдәни һәм дини эшчәнлек өлкәләре белән кызыксынучы студент. Өстәл һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаша. Мондый чарага ул беренче тапкыр барды, ләкин шулай ук форумда катнашудан бик яхшы бәяләмәләр белән кайтты. Һәм мин - Рената Мирхәсәнова, Төмән дәүләт университетының икътисад факультеты студенты, Төмән шәһәренең Яшьләр администрациясе вәкиле, шәһәрнең һәм төбәкнең дөньяви һәм сәяси тормышында актив катнашучы. Бу сәфәрдә мин презентацияләр, текстлар, фото һәм видеоотчетлар ясаучы функцияләрен үтәдем. Форумда катнашучылар әйтүенчә - без бердәм гаилә. Җылы, уңайлы, күңелле булды. Теләсә кайсы кеше янына барып сөйләшергә була, нәрсә турында сөйләшү мөһим түгел, без барыбыз да бер дулкында. Монда үз халкына битараф булмаган иң актив яшьләр җыелган, шуңа күрә кәефсез йөрүчеләр булмады. Һәркемнең йөзендә елмаю һәм уттай янган күзләр иде. Биредә барсы да кызыклы һәм мавыктыргыч, мин бер генә мастер-классны да калдырырга теләмәдем. Без бик кызыксынып йөргән психология буенча тренинглар турында аерым әйтәсе килә. Командабыз бик яхшы сайланган - барыбыз да төрле, шул ук вакытта бер-беребезне тулыландырабыз да. Һәр катнашучы үзен уңай яктан һәм җаваплы кеше итеп күрсәтте. Без барыбыз да үзебез өчен ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсә таптык.

Яшьләр форумында делегацияләр үз төбәкләрен тәкъдим иттеләр, бөек кешеләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләделәр, үзләренең яраткан урыннарына чакырдылар, бу, әлбәттә, дөньяга карашны һәм мөмкинлекләр чикләрен киңәйтә. Һәр төбәкнең үз үзенчәлекләре, диалектлары һәм акцентлары, сүзләре һәм әйтелмәләре бар, моны аңлау һәм белү – үзе бер байлык. Онытылмас хисләр белән тулган татар яшьләре көннәре сизелмичә үтеп китте. Ябылу чарасында оештыручылар безне яңадан көтәчәкләрен әйттеләр. Ләкин шуны аңларга кирәк, бу сәфәр күңел ачу түгел, ул семинарлар һәм лекцияләр тыңлаудан белем алуга, иртәнге разминкаларга һәм кичке җыеннарга йөрүгә юнәлдерелгән белем бирү форумы. Форумны оештыручы Наилә Галеевага һәм командадагы Салават абый Кадыров, Фәйрүзә апа Мөхәммәтвәлиева, Гөлнара апа Хөснидинова, Динар абый Шәймәрдәнов, Әминә апа Давыдовага рәхмәтебезне белдерәбез. Алар һәркемне озатып калдылар, үткән чараны искә төшерделәр һәм безнең белән фикер алыштылар.

37-72

Рената МИРХӘСӘНОВА, Төмән шәһәре.

(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).
Рәсемнәрдә: татар яшьләре форумында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836