Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Уфада булып кайттык

последние и лучшие новости искусства в мире

Башкортостанда Уфа шәһәрендә кунакта булып кайттым. Минем белән сеңелем Дания һәм оныкларым Зөфәр, Рәфидә бергә булдылар. Бергә әйбәт йөреп кайтуыма бик шатландым.

1914-1915 елда картинәм белән картатам (әни ягыннан), Уфадан Төмән районы, Сабанча авылына 3 яшьлек уллары белән авыр вакытларда күчеп килгәннәр. Аларның 5 кызлары туган – Хәкимә, Закирә, Галимә, Зәкия, Зәйтүнә. Әнием Галимә һәм Закирә чәчинәү белән Муллаш авылына кияүгә чыгып урнашып калганнар. Хәкимә белән Зәкия Талмы авылында тормышка чыгып, шунда төпләнделәр. Әнием гомер буе исенә төшереп, Уфадагы туганнарын сагынып яшәде. Әниемнең олы абыйсы Шакирҗан исемле булган. Ул бөек Ватан сугышында булып Берлинга барып җиткән. 1945 елда һәлак булган. Әнием исенә төшереп елый иде, каберен дә таптыра алмадык, дип.

37-4

Картатам Уфага туганнары янына күченергә күпме тырышып караган, 1954 елда каты авырып үлеп киткән. «Балаларым сезгә васыять булсын, туганлык җепләрен өзмәгез, эзләп табып, аралашып яшәгез», - дип әйткән.

Бу еллардан соң күп вакыт үтеп китте. Без әниемнең 7 баласы – Мәрьям, Розалия, Разия, Калбай, Наил, Вәгит, Вәли – барыбыз да Муллаш авылында урнаштык. 1983 елда Вәгит энем Уфа архивлары аша әниемнең икенче һәм өченче буын туганнарын эзләп таба. 1982-1985 елларда Выборг шәһәрендә очучылар училищесында укыган вакытны бик күп эзләнүләр белән туганнар билгеле була. Алар дүрт кыз Уфада кунакта булып танышып, елашып, бала чакларын искә төшереп, аралашалар. Аннары Уфа туганнарыбыз да бездә кунакта булып кайттылар. Инде аларның күбесе бу дөньяда юк. Минем белән дүртенче буында 72 яшьлек Хәбиб абыем Карьявды-Урта авылында яши, 2 ел элек хатыны үлеп китте. Абыем хәзер авылларында мулла вазифасын башкара. Өч сәгатьтән артык бергә сөйләшеп, туганнарның башкаларын да таптык. Абыебыз безгә догалар укып, 20-25 чакрымдагы Чекмагушка машинасы белән илтеп куйды. Күңелгә җиңел, әле дә аның теләкләре исемдә. Ә Уфада минем белән дүртенче буында туган Зөфәр, Рәфидә яши, аларда без инде дүрт көн кунак булдык. Мин аларны яратып, ике улымның балаларына, киленнәремнең ризалыгы белән, исемнәрен куштым. Аларның икесенә дә инде ун яшь. Уфадагы Зөфәр белән Рәфидәне Муллаш авылындагы адашлары белән күрештереп, таныштырдым.

Поезд белән йөрү аларга ошады, Уфада экскурсиядә булдык, Иң беренче мәчеткә кердек, анда садакалар салып, намаз тыңладык.

Бер күрешү – үзе бер гомер, туганнар белән туганлык җепләрен өзмәскә сүз куештык.

Үз бурычымны үтәдем, исән-сау картым белән бергә дус-тату гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.

Мәрьям ЗӨЛБОХАРОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы.
Рәсемдә: кунакта.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836