Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ул гел актив

последние и лучшие новости искусства в мире

1949 елның 12 сентябрендә кояшлы көнне Зөһрә Усманова (Уразаева) дөньяга килә.

Тархан авылы сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул, бала чактан укытучы хезмәтен яратып, Тубыл педагогия училищесына укырга керә.1968 елның август аенда үзенең хезмәт юлын Карбан авылы сигезьеллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып башлый.

37-43Зөһрә апа гомеренең күп өлешен балалар укытып тәрбияләүгә багышлады. Эшләгән дәверендә ул үзен максатчан, актив, үз көченә ышанучы, зирәк, нык белемле, тормышны аңлау сыйфатларына ия итеп танытты. Көчле профессиональ гел балаларга ныклы белем бирү ысулларын эзләде.

Мәктәп балаларына төрле ысуллар белән белем, тәрбия бирде. Иң яраткан ысулы - туган авылы тарихын өйрәнү, данлыклы шәхесләр белән таныштыру, аларны балаларга үрнәк итеп күрсәтү. Тупланган материаллардан файдаланып бик күп альбомнар, буклетлар, стендлар ясый: фронтовик-ветераннар, авыл тарихы, мәктәп тарихы, педагог-ветераннар, Герой аналар...

Шушы кыйммәтле тарихи материалның күләме бик зур.

Бай материалны дәресләрдә, дәрестән тыш эшләрдә Зөһрә апа үзе генә түгел, коллегалары да кулланды, төрле конференцияләрдә күргәзмәләр ясалды. Шулай итеп 1994-1995 уку елында өлкә күләмендә үткәрелгән «Туган йорт», Яркәү районының 70 еллыгына багышланган конкурсларда Зөһрә апа туплаган материалга таянып ясаган күргәзмә 1 урынга лаек була.

Аны коллегалары, укучылары, ата-аналар хөрмәт, ихтирам итәләр.

Зөһрә апа 1994 елда «Ел укытучысы» район конкурсында катнашып, төпле профессиональ осталыгын күрсәтеп «Җиңүгә омтылыш өчен» призын яулый.

Хәзерге көндә лаеклы ялда булса да, ул һаман актив.

Апага нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Рәйсә ӘЙТБАЕВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836