Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Балалар тренеры

последние и лучшие новости искусства в мире

Спортчы Ләйсән Әсхәровага ушу буенча Россиянең спорт мастерына кандидат билгесе бирелде.

Ләйсәнгә 12 яшь һәм бу кызның гына түгел, аның әнисенең, бер үк вакытта тренер Олеся Муликаеваның да зур казанышы.

Искиткеч елмаюлы тренер Олеся Муликаеваны мин инде күп еллар беләм. Ул балачактан ук спортта булган һәм хәзер 38 яшендә балалар тренеры. Тәрбияләнүчеләре арасында федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге беренчелекләрдә җиңүчеләр һәм призерлар бар.

Олеся 1987 елда Төмән шәһәрендә туа. Балачакта энесен спорт залына шөгыльләнергә алып килә, чөнки ул бик актив була. Олеся энесен дәресләргә үзе алып бара, залда аны көтә, тренировка процессын күзәтә. Параллель рәвештә Олесяны биюгә яздыралар, ләкин, беренче дәрестән соң, Олеся анда бармый. Энесе белән ушу дәресләренә йөри.

Ушу ул Кытайның гасырлар буена формалашкан традицион хәрби сәнгать системасы. Көрәшнең исеме ике иероглифтан тора: «у» һәм «шу», алар бергә хәрби сәнгатьне белдерә.

Ушу дәресләренә спорт күнегүләре, сулыш гимнастикасы, үз-үзеңне саклау алымнарын өйрәнү, рухи үсеш нигезләре керә.

Ушу ике төрле була - сәламәтләндерү һәм спорт. Спорттагы ушу - 100дән артык стильне үз эченә алган тулы бер спорт төре.

Ушуны еш кына гимнастика белән чагыштыралар, чөнки бу спорт төре акробатик элементларны үз эченә ала. Аңа шулай ук грация, пластиклык һәм хәрәкәтләрнең матурлыгы хас. Ушуны гимнастикадан сугышчан алымнар аерып тора.

Олеся ушу белән балачактан ук мавыккан, аның алдагы тормышы шушы спорт төре белән бәйләнә. Ул Россиянең спорт мастеры, төрле елларда берничә Россия чемпионаты җиңүчесе һәм призеры, Эстониядә (Таллин шәһәре) Европа чемпионаты призеры, Кытайда (Шиян шәһәре) дөнья чемпионаты призеры була.

Мәктәпне тәмамлагач, Олеся үзен тренер булудан башка күз алдына китерми һәм ул 2004 елда Төмән дәүләт университетының физик культура һәм спорт институтына укырга керә.

Хәзер Олеся Төмән өлкә ушу федерациясенең тренерлар составында һәм 1 нче категорияле спорт судьясы булып тора.

2025 ел башы тренер Олеся Муликаева өчен аеруча уңышлы булды. Январь аенда Чиләбедә ушу буенча УрФО чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Анда аның шәкерте Ләйсән Әсхәрова беренче урынны яулый, аннары Мәскәүдә Россия чемпионаты була, анда да Олесяның шәкертләре призер була.

- Әлбәттә, тренер эше бик авыр. Баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу бик мөһим. Спортчының күңелен төшермәскә, ә иң җаваплы мизгелдә аның дусты булырга, дөрес алым таба белергә кирәк, - ди Олеся.

Олеся Дисембаевна шулай ук «Әлифба» татар балалар бакчасында укыта һәм бу бәләкәчләрдән ул бик канәгать. «Татар балалар бакчасында эшләве үзе бер рәхәт, – ди Олеся, - дус-тату коллектив, хезмәткәрләргә карата җылы мөнәсәбәт. Мин Кытай көрәш сәнгатен укытканга күрә, балалар белән татар, рус телләрендә генә түгел, бераз кытай телендә аралашам. Балаларга бик ошый, алар сүзләрне бик җиңел истә калдыралар. Алар миңа ягымлы итеп «апа» дип эндәшәләр».

20 еллык тренерлык стажы һәм югары физкультура белеме булган Олеся Муликаева үҗәтлеге һәм ихтыяр көче белән спортта зур уңышларга ирешә алган һәм хәзер балаларны көчле, сәламәт һәм уңышлы булып үссеннәр өчен өйрәтә.

Гөлназ Усманова,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Олеся Муликаева кызы Ләйсән белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836