Ялутор районының Аслана авылы хакимиятенә кергән кечкенә татар авылларында сайлаулар гөрләп уза

последние и лучшие новости искусства в мире

38-32Чөнки ул авылларда Аслана татар мәдәният үзәге һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре " Төмән көзе" фестиваленә кушылып, матур концертлар, төрле күңел ачу программалары, ярыш-бәйгеләр оештыралар. Мәсәлән, Бумаер авылында алар Аслана урта мәктәбе укытучылары белән "Көзге әйлән-бәйлән" бәйгесе, "Көзге юанычлар" уен программасы үткәрделәр. Биредә катнашучылар көз айлары сынамышларын искә төшереп, табышмакларга җавап биреп, төрле кызыклы бәйгеләрдә теләп катнаштылар.

Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре беренче тапкыр сайлауда катнашучы игезәкләр - Рузилә белән Рузил Галиевлар һәм Рәүф Садыйковны котлап, дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума