Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мәдәният үзәге ишекләрен ачты

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге сәләтле, иҗади төмәнлеләр өчен кабат ишекләрен ачты. Мондый чара биредә яңа уку елы башлану белән ел саен үткәрелеп тора.

38-22

15 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9дан ата-аналар, әби-бабайлар бала-оныклары белән мәдәният үзәгенә агылдылар. Аларны мәдәният хезмәткәрләре ачык йөз белән каршылап, нинди иҗади түгәрәккә, студиягә язылырга теләгәннәрен белешеп, кайсы кабинетка керергә кирәклеген әйтеп, күрсәтеп тордылар.

38-2

Бу көнне мәдәният үзәгенә 300дән артык кеше килде. Урал-Себер бизәкләре белән танышырга теләк белдерүчеләр өчен Гөлнәзирә Мөстәкыймова мастер-класс үткәрде. Алар пыялада ике төстәге буяу кулланып милли бизәкләр ясарга өйрәнделәр. Шул арада остаз бу ысулның үзенчәлекләрен сөйләп, укучыларының декоратив-кулланма сәнгать эшләрен күрсәтте. Һәм үзе җитәкләгән “Урал-Себер бизәкләре” түгәрәгенә йөрергә чакырды. Шул ук вакытта икенче төркем өчен сәүдәгәр Ф.Колмогоров йорты буенча экскурсия уздырылды. Кунаклар сәнгать түгәрәкләренә йөрүче сәләтле балалар әзерләгән бәйрәм концертын тамаша иттеләр. Концертны үзәк җитәкчесе, танылган җырчы Мансур Кәбиров “Мы - единое целое” җыры белән башлап җибәрде. Аннары кунакларны сәламләп ул: “Концертыбызны юкка гына бу җыр белән башламадык. Чөнки төрле милләттә булсак та, без бергә. Киләчәктә дә бергә булырбыз”, - диде. Һәм бәйрәм белән котлап, мәдәният үзәгендә оештырылган чараларга чакырды. Концертны сүз остасы Ринат Гарифуллин алып барды. Тамашачыларның көчле алкышларына “Әпипә” уен корал, “Вак бәлеш” фольклор, “Бабочка” җыр, “Аккош” бию ансамбльләре лаек булдылар.

38-21
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: чарадан күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836