Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Онытылмаслык җәйге ял

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел безнең Вәчир мәктәбеннән 2 укучыбыз Камилә Барсукова (8 сыйныф) белән Ләйлә Нагипова (10 сыйныф) татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында җиңү яулаганнары өчен 14 августтан 31 августка кадәр Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы “Кама” лагеренда ял итеп кайттылар. Татарстан һәркемне бик зурлап каршы алган. Төрле өлкәләрдән килгән татар балаларына көн саен төрле чаралар, конкурслар үткәрелгән. Барлык чаралар да татар телендә барган.

Лагерьда башка төбәкләрдән килгән балалар белән танышу мөмкинлеге дә булган. Программа искиткеч бай, төрле түгәрәкләр эшләгән. Монда татарча сөйләшеп, уеннар, җырлар өйрәнгәннәр, квестлар, мастер-класслар бик кызыклы, эчтәлекле уздырылган. Истә калырлык экскурсияләр, дискотекалар да оештырылган. Бик күп дуслар табып, алга таба да аралашып торырга сүз куешып кайтканнар. Алар өчен 18 көн бик тиз үтеп киткән.

38-4

Бу укучыларыбыз мәктәптә татар телен яратып укыйлар, олимпиадада катнашып, урыннар яулыйлар, конкурсларда, төрле чараларда актив катнашалар, туган телебездә яхшы сөйләшәләр. Форсаттан файдаланып, кызларның әти-әниләре - Вәчир авылында яшәүче Алсу апа белән Рафаэль абый Барсуковларга, Ләңче авылында яшәүче Гөлшат белән Сифгатулла Нәгиповларга рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук бу лагерьга баруны оештыручыларга, җитәкчеләренә, вожатыйларга, лагерьда эшләгән һәм балаларны алып барган укытучыларга рәхмәтлебез.


Гөлшат ТУРЫШЕВА,
Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбенең татар теле
укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836