Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Шәмчираг» җырына бәйләп, Екатерина Әхмәтҗанова («Саз» фолькло ансамбле җитәкчесе) безгә себер татарларындагы тулы бер туй йолалары системасын сөйләп бирде.
- Әнием туйларга йөргәч, мин бик күп туй йолаларын үз күзләрем белән күреп үстем, почмакта утырып, күзәтә идем. Менә бер күренеш гел күз алдымда тора. Кыш көне иде. Караңгы төшә башлаган чак. Кияү йортыннан чыгып, кияүнең туганнары кыз ярәшергә юнәлде. Берничә ир-ат кулында утлы чыралар — шәмчираглар. Алар караңгыда һаваны яктыртып, сихри бер балкыш биреп баралар. Шәмчираглар кавышасы парның тормыш символы дип кабул ителә. Бер ир-ат гармунда «Шәмчираг» көен уйнап бара, аңа кушылып җырлыйлар. Кыз йортының ишегалдына кергәч, утлы җиде чыраны җиде кар көрте өстенә кадап куйдылар. Алар ялкынланып янып бетәргә тиеш. Кемдер килеп сүндермәсен өчен (бусы бик начар фал!), бер ир-ат шәмчирагларны саклап тора.
Кызны ярәшкәннән соң, негә (никах) була. Негәдә кияү кәләшенә бүләк — кияү мерәсе бирә. Кияү якныкылар пилцә (балан бәлеше) алып килә. Аны кияү якның җиңгәләре тапшыра, кызның ике җиңгәсе кисә. Пилцәнең өсте каплаулы була, өстендә бүләк — яулыкмы, оекбашмы ята. Бүләкне алган җиңги: «Пилцә ачып алдым бүләкне, менә күрең», — дип биеп күрсәтә. Пилцә бүлгәндә аның көйләп әйтелә торган бик озын такмагы булган, шуңа күрә пилцә әйтергә оста кешеләрне сайлаганнар.
Пилцә киләде, пилцә киләде,
Өере-өере пилцә килә,
Өере-өере пилцә килә,
Теләгәненә өеп бирә.
Бирмәгәннең күзе төшәр.
Ун тиен акчасын аяп,
Күченергә оят...
Бу пилцәне бөтен кеше дә аз гына булса да авыз итәргә тырыша. Бигрәк тә, өйләнмәгән балаларга каптырырга тырышалар, өйләнсен дип. Олылар гомерләрен, яшьлекләрен озайту өчен каба, пилцәгә тормыш көче салынган, дип ышаналар.
Никахтан соң кыз үз өендә кала, кызны алып китәсе көн билгеләнә. Аны Күцен аш (күчен — күчеп китә торган) дип әйтәләр. Никах узгач, кыз өендә дус кызларын җыеп Пулыш үткәрәләр. Монда кәләшкә бүләкләр алып киләләр. Кызлар җырлыйлар, уйныйлар. Без инде күбрәк мәхәббәт җырлары, шаяртып, киявең тегеләй, киявең болай, дип төртмәле җырлар җырлый идек. Шунда инде кәләш ятаган алып, «Шәмчираг»ны җырлый, кызлар аңа булышалар:
Шәмчирагның янганыннан
янмаганы яхшырак,
Кыз баланың булганыннан
булмаганы яхшырак.
Иген иктем, чәчмә чәчтем,
арышларым урмадым,
Атам-инәм мөешендә беразда
да тормадым...
Бу — кыз баланың язмышына сагышланып, туган йортыннан аерылу җыры.
Аннан кодалар Куцен ашка киленне алырга киләләр. Күцкә килүчеләрне ишектән ял сорап бушаталар. Безнең якта капчык белән кедр чикләвеге бирәләр, бала-чагага да «Кияү бүләге» дип чикләвек өләшәләр. Кыз алырга килгән һәркемне өйдә кискән токмачлы аш белән сыйлыйлар, аны «Күцен аш эчү» диләр.
Киленне мөгәтәк (чегән кибеткасы кебек арба) белән алып китәләр. Дәрәҗәле ике җиңги кызны уртага алып утыра, артта нүгәр егетләре белән кияү утыра. Кызга: «Утыргач, бер дә артка карама», — диләр. Борылып караса, кире кайта, дигән ышану бар. Күч киткәндә (кызны алып киткәндә), учак ягып, кияү белән килен утырган атны ут аша үткәрәләр. Уттан чистарып чыгып, яманлыклар калсын, дип. Ул инде уттан курыкмый үтәргә өйрәтелгән атлар була. Кайвакыт атның күзен дә бәйләгәннәр. Без дә шулай уттан үттек. Хәзер инде уттан үтү юк, килен машина белән төшә.
Кияү йортында кызны каршы алырга әзерләнәләр. «Кәтәгә терәү» башлана — эш бүленә. Кияүнең анасы туганнарын җыя да, «Син сыерны алып чыгарсың, син килен җилписең, син туйда аяк уенын башлыйсың, син башлап җырлыйсың...», — дип кәтәгә тери.
Килен төшкәндә, мылтыктан аталар. Мылтыктан ату хәзер дә бар. Килен капкадан кергәч, бер кеше сыерны алып килә, килен сыерга таяна, сыерның җылысын тоя. Бу инде, сыер синең туендыручың, син монда хуҗабикә, дигән сүз. Килен сыерның мөгезенә яулык бәйли, сыерны алып килгән кеше яулыкны бүләк итеп ала.
Бер абруйлы олы апа алдан ястык әзерләп тора, палас суза. Ишек төбендә ике яшь кыз, уртадан әз генә ертып куелган тукыманы (ситец) ике ягыннан тотып торалар. Килен паластан барып, ястыктан атлап чыгуга, тукыманы шарт итеп ертып алалар: килен яңа тормышка аяк басты, дигәнне аңлата. Анда инде әлеге абруйлы апа, такмаклар әйтеп, яулык белән киленне җилпи. «Олыны олы ит, кечене кече ит, рәхимле бул! Парлы аякларың белән гомер ит! Өйгә бәрәкәт алып кил!», — дип, җилпеп, яманын калдыра. Килен җилпү теләсә кемгә эләкми, кадерле бер кешегә генә тапшырыла.
Килен төшкәч, тагын Күч ашы була, аны «Каршылау күч ашы» диләр.
Туй бер көн була. Монда кодалар кара-каршы авыл көйләрен җырлашалар.
«Яшел яулык яшьләргә,
Килешә тигән төсләргә.
Төшләремдә сезне күрдем,
Насыйп булган күршергә», — дип, туй якныкылар килгән кодаларга җырлыйлар. Аннан каршы як җавап бирә. «Яр-яр»ны туйларда күмәкләп җырлыйлар:
«Сыктама, дустым, сыктама,
Туең булыр яр-яр.
Саман сылап оештырган
Өең булыр яр-яр...»
Элек бик матур итеп гармуннар уйнап «Шәмшәрифкәй»не җырлыйлар иде. Тәрәзәләр ачык, без — бала-чага — тыңлап йөрибез. Берәү башлап җибәрә, башкалар күтәреп ала. Җырлап алгач, аяк уены (төйдереп бию) була. Башлап җырлаучыга да, аяк уенын башлаучыга да аерым бүләк бирелә. Яулык атып бию була, яулыкны тоткан кеше биеп китә. «Аю уен» дип, дөбердәтеп бию бар иде.
Туйлар узгач, килен ягында да, кияү ягында да Түргеннәй йөриләр: якын туганнарын, туйда булышкан кешеләрне алып кодалар кунакка йөрешә. Монда инде кияү белән килен йөрми, алар өйне карыйлар.
Илсөяр Иксанова,
Гөлсинә Хәмидуллина
язып алдылар,
Казан шәһәре.