Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Никтер язмыш миңа балачактан ук кырыс булды. 8 сыйныфта укыганда, минем яраткан чемечке битле малаем, миңа бер тапкыр да елмаеп карамады. Ул мәктәпкә кермәгән көн, минем өчен иң караңгы төн сыман иде. Ә калган көннәрне Аташ минем янымда утырган партадашымны өенә озата иде. Мәктәптән олы юл белән бергә атлыйбыз, бергә кайтабыз. Малай икебезнең дә портфельләребезне йөкли: бер иңбашына минекен сала, икенче ягына Гөлфирәнекен элә. Башта Гөлфирәләрнең өе, без Аташ белән аның капкадан кереп китүен карап калабыз. Ул кереп киткәч, икебез атлыйбыз. Ул миңа юл буена Гөлфирәнең чибәрлеге турында, аның акылына таң калып, бер дә тел төбен корытмыйча сөйли, сөйли... Аннары койма аша сикереп, өенә кереп китә. Калган юлны мин үзем кайтам, портфелемнән Аташның «Шипр» одеколонының исе чыга сыман. Буш урамнан берүзем кайтам, кайвакытны күзләремә яшьләр тула. Әллә нинди болгаланып беткән мәсьәлә килеп чыга түгелме: Гөлфирә - минем иң якын дустым, ул Аташны ярата, мин дә Аташны яратам, ә Аташ бөтен йөрәге белән Гөлфирәне ярата.
Мәктәпне тәмамлагач, без шәһәргә киттек, педтехникумга укырга кердек, укытучы булабыз, димәк. Аташ армиядән кайтыр елны, без икебез дә укуны бетердек. Мине башка районга җибәрделәр, Гөлфирә шәһәрдә калды. Ул чынлап та миннән акыллырак, укымышлырак булып чыкты, русча да шәп сөйләште. Ә мин гел оялдым, ялгыш әйтсәм, иптәшләр көлерләр дип, күп вакытны белгәнемә дә җавап бирмәдем.
Озын-озакка сузмыйча гына, дусларым кушылдылар. Аташның әтисе белән әнисе аның армиядән кайтуына каралы-аклы Пикүш исемле үгезне солы ашатып симерттеләр һәм тиз арада гына гөрләтеп туй да ясап куйдылар. Мин туйларында Гөлфирәнең шаһиты булдым, ә егет яктан бездән бер класс алдан укыган Булат исемле егет булды. Аннары без дә Булат белән бер-ике айдан соң өйләнешеп, авылда яши башладык, тик менә никтер балаларыбыз гына булмады.
Бүген миңа алтмыш яшь. Булат белән чәй эчәбез, беркемне кунакка да көтмибез. Кемдер ишек кага, аннары шау-шу килеп, яшьлек дусларыбыз Гөлфирә белән Аташ килеп керделәр. Күмәкләшеп чәй эчтек, аннары ирләр мунча ягарга чыгып киттеләр. Без Гөлфирә белән фотоальбомнарны актарабыз. Менә безнең сигезенче класста төшкән соңгы фоторәсем. Өчебез кабат торабыз: Аташ, Гөлфирә, мин. Кинәт Гөлфирә елап җибәрде, мин аптырап калдым. Нәрсә булды, һич аңламыйм, дустыма ни дияргә белми аптырап карап торам. Үксеп-үксеп елады Гөлфирә. Бераз тынычлангач, ул сөйли башлады. Юк, алай түгел, «сөйләде» дисәм ялгыш булыр, ул сөйләмәде, ул эт булып өрде.
- Мин сине күралмыйм, - диде Гөлфирә, - гомерем буе сөймәдем сине. Менә хәзер сиңа карыйм да, битләреңне аерып алыр хәлгә киләм, - диде. Мин аптырап калдым.
- Нәрсә булды сиңа, Гөлфирә? Нәрсә сөйлисең син, өнемме бу, әллә төшемме? - дим. Бераз тынычлангач, Гөлфирә сөйли башлады:
- Арабызда гел син тордың. Аташның бер көне дә синең исемеңне әйтмичә үтмәде. Көн саен мәктәп елларын исенә төшергән булып синең турында кызыклы иттереп сөйләп торды. Хәтта ул синең сап-сары төсле итекләреңне онытмаган.
Мин тынсыз калып тыңладым, бер сүз дә әйтмәдем. Әйе, минем сары төсле тишек итекләрем бар иде. Итекнең төбенә газета салып кия идем.
- Юк, без бер-беребез белән аңлашып яшибез, минем аннан башка якын кешем булмады, мин аны нык яратам, күзләренә генә карап торам. Аның уенда гел син булдың. Бүген ул Булат белән очрашырга түгел, синең өчен килде авылга. Гомер буе синең кара шәүләң икебезнең уртабызда торды. Менә кара бу фоторәсемгә: җиденче класс, уртабызда – син, сигезенче класс – мин Аташның янында, син читтә, ә Аташның күзләре барыбер сине көтә. Ә инде туй фоторәсемгә кара, - ди Гөлфирә.
Парлы бию... Булат белән мин, Аташ белән Гөлфирә, тагын бер-ике пар. Бәхетле ир безнең якка карап моңсу гына елмая, яшь кәләш аның тузган чәчләрен рәтли.
- Юк, - дим, - бу неудачный кадр гына. Инде нәрсә, минем якка бөтенләйгә карамаска мыни, гаргона түгел бит мин, - дим, кинәт кызынып.
- Син - гаргона, - диде миңа карап дустым. - Мин 41 ел буена синең кем икәнеңне белмәгән идем. Син үзеңә үзең исемне таптың, - диде, ул миңа әкрен генә.
Тыштан, өсләренә яфрак-яфрак йомшак кар яуган, ирләр керделәр. Бер иремә карасам, бер Аташка карап, бар дөньямны онытып югалып калдым. Төлке әйтмешли, башымда йөз төрле уй, берсүзсез аңкы-тиңке торам. Гөлфирәнең тавышын ишеткәч кенә, уйларымнан арындым.
- Аташ, минем давлением күтәрелгән, авылда «Ашыгыч ярдәм» дә юк. Кузгалыйкмы, сөеклем, кар-буран юлны сырап куйса, үләм мин монда, - дип, шаярткан булды.
Мин аптырап калдым, ләкин бернәрсә дә әйтер хәлем юк иде. Алар ашыгып киенә башладылар, мин дә исемә килә төштем:
- Туктагыз, ашыкмагыз, бездән сезгә күчтәнәч булсын, быел мүк чиясе бик мул булган, - дип, сөйләнә-сөйләнә яңа көрәлгән юлдан сарайга йөгердем. Чыксам, ишектә беркем дә юк, әкрен генә тып-тын кар ява.
Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА, Вагай районы, Тугыз авылы.