Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
- Мәрьям апа нык характерлы кеше, аның язмышы катлаулы, әмма ул тормышның барлык катлаулылыкларын җиңәр өчен көч таба алган, аңа күп югалтулар һәм өмет өзелүләр кичерергә туры килгән. Бу нечкә күңелле авыл хатыны, авыр тормыш алып барса да, беркайчан да рух күтәренкелеген һәм оптимизмын югалтмый. Форсаттан файдаланып, безне һәрвакыт ачык йөз, эссе чәй белән каршы алып, барлык мәдәни чараларын оештыруда ярдәм итүе өчен зур рәхмәт әйтәсе килә, - дип сүзен башлады Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев безне матур исемле якташы белән таныштырып.
Мәрьям Хисаметдинова 1964 елда Меңгәр авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Әхмәткан Фарзиев колхозда көтүче, әнисе Майсәрвәр бозау караучы булып эшлиләр.
- Без гаиләдә 6 бала үстек. Минем 5 абыемның да хуҗалыкта башкара торган үз бурычлары булды. Һәм өстәвенә алар әтигә сарыклар көтәргә ярдәм иттеләр. Ә мин әниемнең беренче ярдәмчесе идем. Сабый чагымнан диярлек йорт хуҗалыгы белән идарә итәргә өйрәндем. Бакчадагы, ишегалдындагы эшләргә дә өлгердем. Хуҗалыкта хайваннарыбыз күп иде, үзем сыер да саудым, чиләк-көянтә белән су ташыдым, төрле кайнатмалар кайнаттым. Ул чакта авылда барысы да шулай яшәгән, һәм бу батырлык түгел, ә тормыш нормасы дип саналган. Авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Укуны дәвам итәр өчен 5 чакрым ераклыктагы күрше авылга бара идек. Анда Киево авылы балалары белән бергә интернатта яшәдек. Укуга җәяү дә, велосипедта да йөрдек. Әти белән әни Черемушка авылында иркен йорт төзегәнгә бик шатландык, һәм 1966 елда безнең күп балалы гаиләбез күрше авылга яшәргә күченде, - дип искә алып сөйләде Мәрьям Әхмәткан кызы.
Мәрьям Хисаметдинова мәктәпне тәмамлап, фермага килә һәм 22 ел намус белән «Ялуторовский» совхозында савымчы булып эшли. Фермадагы авыр эштән тыш, аларның өйләрендә дә зур хуҗалык була. Ул 5 баласын да үзе кебек тырыш, игелекле һәм максатчан кешеләр итеп тәрбияли, аларга белем бирә. Кече улы Рөстәм Оренбург ветеринария училищесында укый. 9 ел инде лаеклы ялда булган Мәрьям апа гаиләләре белән Ялуторовск, Заводуковск, Төмән шәһәрләрендә яшәүче балаларына бик еш кунакка бара, 6 оныгын тәрбияләргә булыша. Бала-оныклары да туган нигезләренә кайтып, барлык эшләренә булышып торалар.
Авылда бакчасыз ничек яшәп була соң?! Хисаметдиновлар, барлык авылдашлары кебек үк, бакчада төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерәләр, алардан төрле кабымлыклар, кайнатмалар, компот, сок кебек эчемлекләр әзерлиләр.
- Армый-талмый эшләүче Мәрьям апабыз ел саен безне үзенең дизайнерлык сәләте белән гаҗәпләндерә, ишегалдында үскән күпсанлы чәчәкләре белән шаккатыра. Менә шулай аның һәр көне эштә, тормыш мәшәкатьләрендә, проблемаларында һәм шатлыкларында үтә, - дип нәтиҗә ясады очрашуга Ильяс Бакиев. Һәм барлык өлкән буынны киләчәк бәйрәмнәре белән котлады.
Рәүфә КАНГАЗИНА.