Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бәхетле хатын-кыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан булдырылган “Кызыклы язмышлар калейдоскобы” марафонында игелекле, кеше кайгысына битараф була белмәгән, 10 ел буена Меңгәр авылы фельшер-акушерлык пункты мөдире булган Мәдинә Рамазанова турында сүз алып барачакбыз.

39-21

Мәдинә Гыйльман кызы 1955 елның 6 ноябрендә Сәел авылында күп балалы Шәкүровлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Бераздан алар гаиләләре белән Меңгәр авылына күченәләр. Мәктәп тәмамлаганнан соң, ул Ялутор медицина училищесына укырга керә. Хезмәт юлын 1971 нче елда Боровский поселогы хастаханәсендә башлап җибәрә, биредә ул 20 ел эшли. Аннары һәрвакыт пөхтә киенгән, иңбашына ашыгыч ярдәм сумкасын тагып һәркемгә ярдәмгә омтылучы ачык йөзле, мәрхәмәтле медицина хезмәткәре туган авылына кайтып, 10 ел дәвамында авылдашларының сәламәтлеген кайгыртып яши. Ә меңгәрлеләр һәрвакыт алар янында шундый сизгер, белемле, тәҗрибәле медицина хезмәткәре булуына шатланып туя алмыйлар. Авыл халкы аңа игелекле җылы сүзе, файдалы киңәшләре, йомшак куллары өчен дә рәхмәтле. Мәдинә Гыйльман кызы кеше бәла-кайгысына җиңел карый алмавын үзе дә таный. Шуңа күрә дә авыл халкы арасында зур абруй казанган да.

“Эшләгән чорыгызда нинди авыр очраклар белән очрашырга туры килде?” - дигән сорауга ул елмаеп: «Миңа ике тапкыр өйдә бала табуда катнашырга туры килде. Ике очракта да Төньяк шәһәрләрдән кунакка кайткан яшь ханымнар иде. Шунысына Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен - барысы да яхшы үтте һәм сәламәт сабыйлар дөньяга килде”, - дип җавап бирде.

Мәдинә Гыйльман кызын бик бәхетле хатын-кыз дип әйтеп була, чөнки үз тормышында күп нәрсәгә ирешә алды һәм яшүсмер чагында сайлаган һөнәре һәм тормыш юлы өчен бер дә үкенми. Яшь табибә Аромаш районы, Көсәйкүл авылы егете Биктимер Рамазанов белән гаилә корып, өч уллары - Реваль, Равил, Иванны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер балалары тормышта үз юлларын табып, гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Мәдинә Гыйльман кызы җәен бакча эшләре белән була, үрдәкләр, тавыклар үстерә, урманга җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөрергә ярата. Ә кичләрен бертуганы Рәшидә апа белән скандинав йөреше белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә бу хатын-кыз тормышында иң мөһиме – балалары, биш оныгы һәм 98 яшьлек әнисе.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836