Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Авылда ветераннар советы – ул лаеклы ялга чыккан өлкәннәрнең күңелен күрүче, аларның тормышына ямь өстәүче, шатландыручы һәм шул ук вакытта яшьләргә тәрбия бирә торган үрнәк оешма. Төмән районының Индрәй поселогында ветераннар советын ветеран укытучы Сөембикә Вәлишина җитәкли. 2017 елда данлы шәхес Галия апа Сагитуллинадан соң кабул итеп алды ул бу вазифаны. Һәм сынатмый, остазы мактарлык итеп эшли. Галия Хәмзә кызы вакыттагы традицияләрне дәвам итә.
Лаеклы ялга чыккач, гомер чишмәсе башкача ага башлый. Яңа иҗади мөмкинлекләр ачыла, планнар туа. Аларны тормышка ашыруда, башкаларга күрсәтүдә ветераннар советының ярдәме зур.
Совет поселок тормышында актив эш итә. Сөембикә Юныс кызы оешма әгъзалары: Хәсимә Биктимирова, Асия Фазылова, Равилә Вәлишина, Зәйтүнә Балдина белән бергәләшеп план коралар, алга эш тәртибен билгелиләр.
– Безнең поселоктагы 70 яшьтән башлап өлкәннәрне юбилейлары белән котлау – матур гадәт булып саклана. Аларга бүләкләр алып, авыл бәйрәмнәрендә тәбриклибез, олыракларга өйләренә барабыз. Бүләкләр алу өчен спонсорлар эзлибез, - дип эше турында сөйләп китте Сөембикә Вәлишина. - Квартал саен бер зур чара үткәрергә тырышабыз. Ялуторга, страуслар фермасына, шәһәр музейларына, яныбыздагы археологик музейга бардык, теплоходта ял иттек. 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәрендә, Өлкәннәр көнендә җыелышып, бергәләшеп чәй эчеп, җырлашып күңел ачабыз. 9 Май – Җиңү көнендә тыл, сугыш чоры балаларына аерым игътибар бирелә. Дини бәйрәмнәрдә дә совет әгъзалары гел актив катнашалар.
“Безнең геройларыбыз өчен акция”не махсус хәрби операция башлану белән оештырып җибәрдек. Аерым савыт билгеләп, теләгән кеше операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр алып килә. Алай гына да түгел, өлкәннәребез белән оекбашлар бәйләү эшенә керештек. Район ветераннар советы биргән җепләр белән дә күп бәйләделәр авылдашлар. Көннәр җылынуга маскировка өчен челтәрләр тегә башладык. Безгә кирәкле материалны алып киләләр. Клубта бу эш хәзер җайга салынган, хатын-кызлар тәҗрибә тупладылар. Җәен балалар, яшьләр белән дә эшләдек, алар да күп булыштылар.
Нурзия Шакирова мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыйды, хәзер коры ашлар өчен кирәкле җиләк-җимешне киптерә.
Яшь буын белән дә элемтәдә торалар. Бер класстан тыш сәгатьтә тарих укытучысы Ляля Хәлимова белән картталары: Ленинград сугышында булган Хәмзә Мәхмүтов һәм Сәет Шәмсетдиновның сугышчан юллары турында сөйлиләр. Тагын да Әфганстан сугышында булган Идияс Тилимбаев белән дә очрашу оештыралар. Укучылар бик теләп тыңлыйлар, сораулар яудыралар. Очрашу өчен темалар күп. “Билгесез солдат” көне, “Батырлык дәресләре”, сугыш елларында үскән балалар белән әңгәмәләр – шулар исәбендә. Тарихи видеолар карарга теләүчеләр дә күп.
Район күләмендә күп конкурсларда, төрле бәйрәм чараларында катнашалар. Мәсәлән, соңгы вакытта гына патриотик тәрбия буенча ярышта 3 урын алганнар. Ветеран йорт хуҗалыгы белән бәйлесендә Равиза апа Хәсәнова 1 урынга лаек булган. Спортта, оста куллы өлкәннәр белән дә җиңүләр яулыйлар.
Ветераннар активы өлкән буын кешеләрен социаль яклау, аларга ярдәм итүгә дә өлеш кертәләр. Санаторийларга юлламалар табып, тиешле кәгазьләрен тутырып, табибларга барырга булышалар.
Бер уңайдан, Сөембикә Юныс кызы барлык өлкәннәрне күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикли. Аларга саулык-сәламәтлек, актив тормышта, үрнәк булып озак яшәүләрен тели.
Олы яшьтәге кешенең кереп, яки узганда хәлен белешүдән дә күңеле була. Шуның белән үзенең барлыгын, кирәклеген тоеп, авыруларын онытып җибәрә. Ә инде концерт, бәйрәмнәрдә катнашу, ярышларда җиңү - яшәү өчен стимул бирә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.