Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Казанда конгресста да кунак булдык

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча 26 августтан 30 августка кадәр безнең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле «Уйнагыз, гармуннар!» дигән Республикада үтә торган XXXVIII фестиваль-бәйрәмдә катнашты, анда Россиянең 30 төбәгеннән төрле коллективлар килгәннәр иде. Казанда безне җылы итеп каршы алдылар, «Туполев» гостиницасында урнаштырдылар.

Программа буенча 28 август көнне Арча районына, бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган ягына, Кырлай якларына алып бардылар. Анда шагыйрьнең музеенда, аннан Сәгъди абзыйда яшәгән өендә булдык. Экскурсия үткәрүче Гөлшат ханым бик әйбәт итеп Габдулла Тукайның тормыш юлын сөйләде.

39-8

Аннан килгән кунаклар Арчада концерт куйдык. Монда без Булат Сөләймановның “Таң нурлары” дигән җырын башкардык. Тамашачыларга бигрәк ошады безнең чыгышлар.

29 август көнне безнең ансамбльне Бөтендөнья татар когрессында көттеләр. Безне Казанга чакыруларына, матур костюмнар бүләк итүләренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакировка, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка рәхмәт сүзләрен белдердек. Кичен гөрләп “Түгәрәк уен” үтте.

30 август - Татарстан Республикасы көне. Галиәсгар Камал театры янында зур сәхнәдә Казан артистлары чыгыш ясадылар. Аннан Бауман урамы белән гармунда уйнап-җырлап Кремльгә чаклы бардык. Кремль сәхнәсендә килгән кунаклар концерт күрсәттеләр. Без Әлмөхәммәт абый Хәбибуллиннның “Халкыма теләк” җырын башкардык.

Бөтендөнья татар когрессына, безнең белән бергә булган Зөфәр белән Ләйсәнгә, бөтен татар халкына уңышлар теләп каласыбыз килә, халкыбызга бик тә кирәкле эштә озак-озын хезмәт итсеннәр. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Римма ШӘРИПОВА,
Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836