Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кеше гомере - бер мизгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Шулай да, шул мизгел эчендә күпме хатирәләр, шатлыклар, кайгылар, куанычлар, юанычлар - барысы да сыя.

Мин Зур Акъяр авылында 80 нче еллардан бирле яшим. Авыл халкын яхшы беләм: халык үзара дус, ярдәмчел, тырыш. Бүгенге язманы шушы авылның 65 ел бергә яшәгән үрнәк гаилә - өлкән яшьтәге Каян апа һәм Вил абый Таштимировларга багышлыйсым килә.

Аларның балачаклары сугыш белән бәйле. Вил абый 1933 елның 5 нче августында Бикмөхәммәт абый һәм Бибинур апаның зур гаиләсендә сигез баланың берсе булып дөньяга килә. Бикмөхәммәт һәм аның энесе Ярмөхәммәт Таштимировлар авылның укытучылары булып эшләгәннәр.

38-7
Сугыш башлану белән Бикмөхәммәт ага сугышка алына. 1944 елда сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Бибинур апа 8 баланы берүзе аякка бастыра. Быел 5 нче августта Вил абыйның 90 яшьлек юбилее булды.

Каян апа үзләренең тормышлары турында сөйләгәндә, элеккесен бүгенге кебек хәтерлим, дип, ябык кечкенә куллары белән күз яшьләрен сөртеп алды. Сугыш башланганда аңа нибары 5 яшь булган. Әтисе Аилман Шаматов, әнисе Әйниҗамалның сугыш башланганда 5 балалары була. Шуларның икесе бик кечкенә вакытларында кызамык чиреннән үләләр. Әтисе 1941 елны ук вафат була. Бик кечкенәдән үк «зурайган» балалар тамакларын туйдыру өчен кырдан башак очларын җыялар, урман-кырлардан җиләк-җимеш, үләннәр эзләп тамакларын туйдыралар.

Авыр, бик авыр еллар... Шул елларда җитәкчеләрнең бик гаделсез булулары, яшүсмер балаларның җыйган башакларын тартып алырга теләүләре, бик күп налог (сөт, йомырка, ит) түләүләрен дә ул бик ачык хәтерли.

Беренче укытучысы Тимербикә апа Заппарованы, Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якинның Акъяр мәктәбе директоры булып эшләгәнен бик ачык итеп сөйләп бирде.

Башта Акъярда 4 класс кына укытканнар. Әнисе Әйниҗамал апа кызын - Каянне 5нче сыйныфка Кыштунлы мәктәбенә җибәрергә кызганган. Тик соңыннан Каян апа, Акъярда җидееллык мәктәп ачылгач, тулы белем ала.

Апа үзен укыткан Сәгъдәт апа һәм Кави абый Мавлютовларны, Фатыйха һәм Тимербикә апаларны яхшы сүзләр белән исенә төшереп алды. Аллаһның рәхмәте белән хәтере яхшы.

1954 нче елларны Акъярда «Яңа юл» колхозы оештырыла. Вил абый комбайнга утыра, шофер булып та эшли. 1958 нче елда алар гаилә корып җибәрәләр. Таштимировлар гаиләсендә бер кыз, өч егет дөньяга килә. Каян апа өйләрен чиста, балаларын пөхтә итеп йөртә.

Тырыш гаилә өйләр салып, балаларына яхшы тәрбия бирәләр. Каян апа лаеклы ялга чыкканчы «Червишевский» совхозында алдынгылар сафында сыер савучы булып эшли. Ата белән анага тормышта күп сынаулар үтәргә туры килә: 1987 елда өйләре бөтенләе белән янып китә, күп тә үтми алар лачындай өч егетләрен җир куенына алып барып салалар. Күп кайгыларны күргән ана бүгенгесе көндә биш вакыт намазын калдырмый, хәленнән килгәнчә барлык дини бәйрәмнәрдә катнашырга тырыша.

Бүгенгесе көндә Вил абый күбрәк урын өстендә. Каян апа аны үзенең тәрбиясеннән ташламый. Аларның 5 оныклары һәм 9 нәбәрәләре бар. Ачы кайгылар күрсә дә, Каян апа Ходайга мең рәхмәтле. Акъяр авылы халкы аларны хөрмәт итеп тораләр. Шул уңайдан Вил абый һәм Каян апа Таштимировлар гаиләсен Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз. Аларга тыныч картлык, саулык-сәламәтлек телибез.

Гомер бирсә Раббым,
көчен бирә,
Бирә суын, бирә ризыгын.
Сынау өчен барысын да бирә,
Кайгысын да, шатлык
ишеген...

Фирдания ИСХАКОВА, Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836