Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
В селах Тюменской области строятся новые школы. Тубыл районы, Овсянниково авылы халкы яңа мәктәпнең ачылуын түземсезлек белән көтә. Бу уку йорты 60 укучыга исәпләнгән. Мәктәп яны территориясендә спорт һәм балалар мәйданнарын төзекләндерү бара. Газ котельнясын эшләтергә әзерләнәләр. Инженер коммуникацияләр кертелгән. Контракт буенча подрядчы мәктәпне 31 декабрьгәчә тапшырырга тиеш. Территориягә үтеп керү авыр булганга, әйберләрне алдан кайтардылар. Кабинетлар өчен мөһим җиһазлар, интерактив такталар сатып алынган, мебель китерү калды. Бүгенге көндә Овсянниково мәктәбендә 53 укучы укый, 12 сабый мәктәпкәчә төркемгә йөри.
В Тюмени будут производить термобумагу и чековые ленты. Проектны «Боровский кәгазь компаниясе» гамәлгә ашыра. 2022 елда оешма җитештерү комплексын сатып алды һәм Төмәндә урнаштырды. Производствоның мәйданы 4 мең квадрат метр. Продукцияне Россия чималыннан гына җитештерү планлаштырылган. Оешма мөһим заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. 100 гә якын эш урыны тәкъдим ителә.
* * *
Первый миллион тонн зерна собрали хлеборобы Тюменской области. «Авыр һава торышы шартларына карамастан, крестьяннар яхшы нәтиҗәгә ирешә алдылар. Эшнең тизлеген исәпкә алсак, йомгак саннар берьярым миллион тоннадан артык булачак дип көтәбез. Ул бодайга регион ихтияҗын тулысынча каплаячак», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.
* * *
Новые машины скорой помощи поступили на Тюменскую станцию. Барлыгы 6 машина кайтты, алар заманча техника белән җиһазланган. Автомобильгә яңа аппарат куелган, ул өч модульгә бүленгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Эченә дефибрилятор, монитор, электрокардиограф куелган. Йөрәккә туры булмаган массаж ясау өчен аппарат җиһазланган.
* * *
Мусоровозы в Тюменской области теперь могут мыть контейнеры. Чүп ташу техникасы контейнерларны бушаткач үзлектән юып та куячак. Бүгенге көндә Төмән урамнарына мондый бер машина чыкты. Ул инде 100 дән артык бакны юып өлгерде. Элек контейнерларны юу өчен махсус цехка алып барсалар, хәзер аны машина әрҗәсендә эшләп була.
* * *
Тюменские студенты вырастили урожай для нуждающихся семей. Алты тоннадан артык үзләре үстергән яшелчәләрне Төмән студентлары социаль якланмаган категориядәге төмәнлеләргә тараттылар. Яшелчәләрне Төньяк Урал арты дәүләт аграр университетының укыту-тәҗрибә кырында һәм партнер хуҗалыкларда үстерделәр. 150 азык-төзек җыелмасы формалаштырыла. Аңа 20 кг бәрәңге, 5 кг чөгендер һәм кишер, 10 кг кәбестә һәм 3 кг суган керә.
Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.