Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Супер гаилә» район фотоконкурсының “Спорт гаилә” номинациясендә Ялутор районы, Кулик авылында яшәүче Наилә һәм Рөстәм Барсуковлар да катнаштылар. Бу тату гаиләдә ике бала туып-үскән, бүгенге көндә әби белән бабай 4 оныкларын тәрбияләргә булышалар. Наилә һәм Рөстәм Барсуковлар элек-электән авыл һәм районның барлык чараларында актив катнашалар, аларның оештыруында авылда гражданнар җыены, өмәләр үткәрелеп тора.
Гаиләләрендә алар хуҗалык эшләрен һәм ял итү мәсьәләләрен бергәләп хәл итүне яхшы традициягә әйләндергәннәр. Бәрәңге утырту, аны казып алу, яшелчәләр бакчасында эшләү, урманга җиләк-җимеш җыярга бару, алардан кайнатма, кабымлыклар әзерләү, ата-аналар йортын реконструкцияләү һәм яңа корылмалар төзү – бу эшләрне алар гел бергәләп башкаралар. Ә спорт белән шөгыльләнү аларның рухын, кәефләрен күтәрә, сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә. Рөстәм абый тимераякта бик шәп шуа, оныклары белән футбол уйный. Наилә апа яшьлегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, хәзер авыл хатын-кызлары белән скандинав йөрешен гамәлгә ашыра. Уллары Дмитрий ел саен “Стальной характер” җәйге һәм кышкы федераль ярышларда үз оешмасы командасы белән катнашып, берничә тапкыр призлы урыннар да алдылар. Оныклары Никита баскетбол белән шөгыльләнә. Артем велоспорт буенча ярышларда берничә тапкыр җиңүче булды.
Төмән шәһәре буенча спорт мастеры булып тора. Шулай ук футбол буенча команда ярышларында актив катнаша. Кышкы айларда Барсуковлар гаиләсенең яраткан шөгыле - Куличок елгасыннан плюшкаларда, тимераякта, чаңгыда шуу. Ә җәй көне - теннис, футбол, велосипедта йөрү. Шулай ук алар оныклары белән җәй көне урманга гөмбә җыярга, кышын кошлар һәм урман хайваннарының эзләрен өйрәнергә, табигать күренешен күзәтергә йөриләр. Тубыл елгасына балык тотарга, ял итү базаларына чыгалар.
Мәхәббәттә, татулыкта, дуслыкта һәм өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәп Барсуковлар гаиләсенең икенче һәм өченче буыны үсә.
Рәүфә КАНГАЗИНА.