Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Минем бабаем бар. Аның исеме Сәйнетдин. Ана 61 яшь. Ул Индрәйдә яши. Ул бик бакча эшен ярата. Без аның белән күп җиләк үстердек һәм җыйдык. Мин аны бик яратам.
Алинә БУЛАТОВА, 3 “Б” класс укучысы.
* * *
Хөрмәтле әбиемне һәм бабамны өлкәннәр бәйрәме белән котлыйм. Минем әбием Фәридә Сәлих кызы Арипова, бабам Хәлил Хәмит баласы Арипов. Әбием һәм бабам Индрәй авылында яшиләр. Мин аларга ак бәхетләр, сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Дания АЙТБАЕВА, 4 “Б” класс укучысы.
* * *
Минем әбиемнең исеме - Гөлсем. Ул Индрәй авылында яши. Әбиемә җитмеш яшь тулды. Минем әбием балалар хастаханәсендә эшләгән, хәзер ул лаеклы ялда. Әбием бик оста чәк-чәк пешерә. Матур итеп күлмәкләр тегә. Концертларда, Сабантуйларда катнаша, бик оста биюче һәм җырлаучы. Шәһәргә барган саен миңа тәмлешкәләр һәм бүләкләр алып кайта. Мин әбиемне бик яратам, ул да мине ярата.
Юлия БОГДАНОВА, 3 “А” класс укучысы.
* * *
Кадерле әбиләр, мин сезнең барыгызга да чын күңелдән игелек сүзләре язасым килә. Сез барыгыз да искиткеч, эш сөючән, вакыт үткәрүе рәхәт. Барлык әбиләр оныклары турында бик кайгырталар бит. Сез көн саен күпме эш һәм түземлелек кичерәсез, һәм без дә сезнең турыда кайгыртырга тиеш. Мин сезне яратам!
Әмин КАЛИЕВ, 4 “А” класс укучысы.