Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Яхшы кеше гасырдан артык яши»

последние и лучшие новости искусства в мире

95 яшь тулу - һәр кеше тормышында бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә бер гасыр диярлек яшәргә язмаган язмыш. Халыкта юкка гына: «Яхшы кеше гасырдан артык яши», - дип әйтмиләр. Менә шундый озын гомерле кеше безнең Вагай районында да бар. Әхәт Кулмаметов көз башында үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте.

Безнең озак гомерле кешебез Хәмит Телеевич һәм Хәйрекамал Шәмсетдиновнаның зур крестьян гаиләсендә Абаул авылында туган. Карагай урта мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаган. Армиягә чакырылганчы 17 нче партсъезд исемендәге колхозда эшләгән.

Әхәт Хәмит улы Сахалин утравында һәм Чукотка ярымутравында радиотехник булып хезмәт итә, өйгә сержант дәрәҗәсендә кайта. Өйдә аны матур хатыны Мөнирә көтә. Бергәләшеп 8 бала үстерәләр, хәзер ул 25 оныкның, 51 оныкчыкның һәм 3 оныкчык баласының бәхетле бабасы.

Хәзер Әхәт абый кече кызы Эльвира белән авылда яши. Кызы Флора, кияве Илдар да, оныклары да һәрвакыт әтиләре, бабалары янына киләләр. Өйдә беренче эш итеп кунаклар бабай белән күрешәләр, Әхәт Хәмитовичның әле хәтере дә искиткеч, дип әйтергә кирәк. Үзенең барлык оныкларын һәм оныкчыкларын исемнәре белән хәтерли, туганнарын гына түгел, ә якташларының да кайда эшләгәнен, нәрсә белән мавыкканын белә. Бу безнең геройның Абаул клубы мөдире булып эшләве белән бәйле булырга мөмкин. Хезмәт ветераны тыл хезмәтчәне дә, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале бар.

Якташларыбызның барысы да аңа чын күңелдән сәламәтлек тели.

Ниязбигә ТУШАКОВА,
Вагай районы, Ишаир авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836