Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авылдашым иҗаты турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Тархан авылыбыз клубында Төмән шәһәрендә яшәүче шагыйрәбез Гөлнара Калиеваның себер татар телендә язылган 4 нче шигырьләр җыентыгының презентациясе булды.

Авылдашымның үзебезнең себер татар телендә язылган шигырьләрен бик яратып укыйм. Гөлнараның иҗатында мәхәббәт темасы зур урын ала: якын кешеләренә, тормыш иптәшенә, улына, оныкларына, туганнарына гына түгел, шулай ук туып-үскән авылына, туган як табигатенә, авылдашларына, тормыш-яшәешкә. Бу мәхәббәт аңа күңел күтәренкелеге, иҗади дәрт биреп тора. Гөлнараның якыннарына багышлап язган шигырьләрендә бар күңеле белән аларны яратуы чагыла. Ул алар дип яши, алар дип сулыш ала, алар белән бик бәхетле. Шулай ук бакый дөньяга күчкән әти-әнисенә, фаҗигале рәвештә һәлак булган улына багышланган шигырьләре күп. Бу шигырьләрдә аларны югалтудан янып-көюләре, аларга бик сагынулары чагыла.

39-41

Тормышта кешенең кайгылы, моң-зарлы вакытлары була. Шундый көннәр безнең Гөлнарабызның да башыннан үтте һәм ул шул вакыйгаларны шигырь юлларына салды. Ул рәхимсез язмыш җилләренә бирешмәде, сынмады, үзенә көч табып, алга атлады. «Өзелгән мәхәббәт» шигырен күз яшьләремә буылып укыдым. Монда шагыйрәнең яраткан тормыш иптәшенә чынбарлыклы, ихлас мәхәббәте, тугрылыгы чагылган. «Кайтып киләм Тарганка», «Ялгыс калган өй» шигырьләрендә шагыйрә туган авылын, аның табигатен бик яратып яза. Бик сагынып авылга кайтып, авыл урамнарыннан йөреп, Тубыл суы буйларының кызыл ярына барып, кошларның моңлы җырларын тыңлап ул үзенең җанына ял табып, күңелен тынычландыра. Шагыйрә искән җилләрен дә яратып яза: «Аннагантай елләр өрәте, цацларымнан шыбырып». Бәлки җилләр булып әтисе белән әнисенең җаннары чәченнән сыйпап үтәләрдер.

«Ялгыс калган өй» шигырендә авторның моң-зары, йөрәгенең әрнү тойгылары бар. Үлән баскан ишек алды, ишектәге зур колыб, күңелсез каплаулы тәрәзәләр Гөлнараның җанын әрнетәләр. Ул буш, беркемсез калган туган йортын бик кызгана. Авылның искергән, кыйшайган буш йортлары да аңа авыр тәэсир итә.

Менә шундый эчтәлекле матур, себер татар телендә язылган шигырьләрен укып, мин дә  җаныма ял табам. Без горурланабыз аның белән. Ул туган себер татар телебезне саклап калуга зур өлеш кертә. Тархан авылыбыз исеме аның шигырьләре белән яңгырап тора.

Зур рәхмәт, Гөлнара сеңелем, туган телебезне, авылыбызны, авылдашларны яратуың өчен. Яңадан-яңа шигырь юлларын кәгазьгә төшереп тор. 

Розалия АЛЕКСАНДРОВА, Яркәү районы, Тархан авылы.
Рәсемдә: кичәдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836