Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшли башлаган «Уңган хатын-кызлар» түгәрәгенең актив хатын-кызы, авыл ветераннар советы әгъзасы, «Халык сәнгате - 2024» өлкә бәйгесендә абыйсы Сабирҗан Замалов язган «Туган йортым» шигырен сәнгатьле итеп сөйләп 1 урынга чыккан, гала-концертта катнашып тамашачылар мәхәббәтен яулаган Минзифа Кәримова күптән түгел «Хезмәт ветераны» исеменә ия булды. Һәм өлкә автономиясе, Яркәү мәдәният йорты исеменнән «Татар милләтенең мәдәниятен үстерүдә башкарган олы хезмәте өчен» дигән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Минзифа Баһаветдин кызы 1988 елда Яркәү авыл мәдәният йортында Әгъзам Колмәтов оештырган «Туган тел» фольклор җыр ансамбленең беренче көненнән үк җырларга йөри һәм менә инде 35 елдан артык ансамбль данын өлкәгә таныту эшенә бөтен көчен, сәләтен, вакытын багышлый. Ансамбль беренче адымнарын райондагы татар авылларына концерт программалары белән йөрүдән башлый. Халык күңелен яулап, тәҗрибә туплаганнан соң Сабантуйлар, «Дуслык күпере», «Фольклор», «Халык сәнгате» һәм башка өлкә фестиваль-бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын дәлилләп, дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Озак еллар Минзифа Баһаветдин кызының улы Зинар Кәримов әлеге ансамбльнең йолдызчыгы булып тора. Балачакта башкарган такмакларын, аннары җырларын тамашачылар аеруча яратып тыңлыйлар, чыгышларын көчле алкышларга күмәләр. Әлеге ансамбльдә сәләтен үстергән Зинар Айзәт улы бүгенге көндә талантлы җырчы һәм оста чаралар алып баручы буларак өлкәгә танылды.
Минзифа Кәримова 1960 нчы елның 2 августында Яркәү районы, Кызылъяр авылында яшәгән Сәлиха Юзбак кызы белән Баһаветдин Сираҗетдин улы Замаловлар гаиләсендә, 9 бала арасында бишенче бала булып дөньяга килә.
Әтисе оста балтачы була. Ул чакта авылда төзелгән бер генә йортка да аның үткер балтасы тимичә калмаган. Шулай ук ул бик матур җырлаган да. Мәҗлесләрдә борынгы җырларны сузып җибәрүгә, һәркем эшен ташлап, онытылып, аның җырын тыңлаган. Әтиләренең моңлы тавышы 9 баласына да күчкән. Гаилә бәйрәмнәрендә Замаловлар әти-әниләрен искә алып, әтиләре яраткан җырларны җырлап күңелләрен юаталар.
Минзифа Баһаветдин кызы 8 сыйныфны авыл мәктәбендә, урта белемне Плеханово мәктәбендә ала. Аннары Төмән шәһәренең 13 нче училищесында тегүче-кисүче һөнәре буенча белгечлек алып, Яркәү авылына көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына эшләргә кайта. 1982 нче елда Тархан авылы егете Айзәт Әхмәткәрим улы белән гаилә корып, Яркәү авылында яшәп калалар. Биредә яшьләр күпсанлы туганнары ярдәме белән зур йорт төзеп чыгалар, тәртипле, эшчән 3 бала үстерәләр. Илебездә барган үзгәртеп кору чоры Минзифа Баһаветдин кызының язмышына да кагылып үтә. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты ябылгач, ул 5 ел Пионерлар йортында, аннары Усалка балалар йортында кул эшләре буенча түгәрәкләр алып бара. 2009 нчы елдан 2017 нче елга хәтле Яркәү мәдәният йортында тегүче-кисүче вазифасын башкара. Яркәү авылының визит картасына әйләнгән «Калинка» җыр ансамбленең җырчыларына күз явын алырлык костюмнар тегә. Шул ук вакытта үзе «Туган тел» ансамблендә җырлый. 2015 нче елда лаеклы ялга чыккач, авыл ветераннар советының иң актив әгъзасы буларак та, авылдашларын туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап бүләкләр тапшыра, кәефләрен күтәреп матур җырлар башкара, шулай ук ул ветераннар оешмасы уздырган ярышларда, бәйгеләрдә катнаша.
42 ел бергә гомер кичерүче Минзифа Баһаветдин кызы белән Айзат Әхмәткәрим улы Кәримовларның йортлары беркайчан да кунаксыз тормый. Һәркемне якты йөз белән каршылап, уңган хуҗабикәнең тәмле бәлешләре, ция шәңкәләре, тукацлары белән сыйламыйча чыгармыйлар. Зур йорт һәм хуҗалык та булгач, биредә эш кайнап тора: бакчада эшләп тә, урманда гөмбә, җиләк-җимеш җыеп та, аларны бергәләп эшкәртеп, төрле кайнатмалар, кабымлыклар әзерләп тә өлгерәләр, сатып, керем дә ясыйлар. Балаларына 5 оныкларын тәрбияләргә дә ярдәм итәләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.