Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гомер бушка үтми

последние и лучшие новости искусства в мире

28 сентябрьдә Ваңгы авылында яшәүче Закирә апа Вәлиевага 75 яшь тула. Закирә апа бала вакытыннан бигрәк тырыш, бар эшкә катнашып бик эшчән булып үсә, шулай сизелмичә бала вакыты да узып китә. 1964 елда тормыш иптәше Касыйм Дәүләтбай улы белән таныша, гаилә корып, бергә тормыш юллары башлана.

39-8Закирә апа фермага сыер савучы булып эшкә керә, ул вакытларда фермада хатын-кызлар бар эшне кул белән башкаралар. Яшь гаилә үзләренә йорт сала, көнне-төнне белми эшлиләр, бик күп хайван тоталар. Тормыш иптәше белән бик тату яшәп, 10 бала тәрбияләп үстерәләр, әбиләре Рсбигә апа өй хезмәтенә, оныкларын карарга булыша. Балаларына яхшы тәрбия, ата-ана назын бүләк итеп, һәрберсенә тормышта үз юлларын табарга, белем алырга, күңелләренә ошаган һөнәр сайларга ярдәм итәләр. Гаиләдә бухгалтер, тәрбияче, юрист, машина йөртүче, төзүче, белемле педагоглар да бар, Аларның киленнәре, кияүләре дә бик тырышлар, максатчаннар, мәрхәмәтлеләр. Үрнәк гаилә буларак, Вәлиевлар бик күп мәртәбә Яңа Александровка авыл һәм Яркәү район хакимиятләре исеменнән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр. Тормыш булгач, яшәгәндә авыр вакытлар да була. Аларга кайгы да күрергә туры килә - үсеп житкән кызлары Хәсибә авырып үлеп китә. Бүгенге көндә Вәлиевларның 27 оныклары, 11 нәбәрәләре бар. Кайда гына яшәмәсеннәр, алар барысы да һәр ял саен диярлек төп йортка кайтып, әти-әниләренең хәлләрен белешеп, булган эшләрен эшләп китәләр.

Закирә апа - бик эшчән, тырыш һәм бик уңган хуҗабикә, ул чәчәкләр ярата, күп итеп җиләк-җимешләр үстерә. Тормыш иптәше Касыйм абый белән бергәләп сарыклар, тавыклар карыйлар. Закирә апа хезмәт ветераны, аның хезмәт кенәгәсендә күпсанлы рәхмәт сүзләре язылган. Шулай ук армиядә хезмәт икән улларының командирларыннан даими рәвештә Рәхмәт хатлары килеп торды. 2025 елның февраль аенда Закирә апа белән Касыйм абыйның бергә яшәүләренә 60 ел була.

Фирдәүс МӨХӘМӘДЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836