Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәбездә танылган шагыйрә, изге күңелле иҗади шәхес Фәйрүзә Мөслимованың шигырьләренә көй язучы композитор бар. Кем икән ул дисезме? Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, билгеле музыка остасы Җәгьфәр Касыймов ул.
Тормыш иптәше Гөлшат белән Фәйрүзә Мөслимованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән истәлек кичәсенә дә барып кайттылар алар.
Болай башлана ул тарих.
Юбилей уңаеннан бирелгән радиотапшыруда Фәйрүзә Әсхәт кызы белән архивтан алынган әңгәмәне кабатлыйлар. Анда алып баручы кунагына сорау бирә:
- Син «Җыр эзлим» дигән шигыреңдә «Җыр табып кайтам Себердән, җаным һаман җыр сорый», дисең. Инде синең сүзләреңә шактый җырлар язылды. Аларны танылган җырчылар башкара. Син юлда да буласың бит әле. Төрле җирләргә сәфәргә чыгасың. Димәк, шул сәфәр вакытында да күңелдә җыр туа.
- Яңа танышулар, аралашулар ул үзеннән-үзе хисләрне яңартып җибәрә. Себергә бару да күңелдә кызыклы вакыйга булып калды. Төмәннән телефон шалтырады. «Үзебезнең композитор-музыкантыбыз бар, аның 50 яше тула. Юбилеен үткәрергә җыенабыз, аңа сюрприз эшлисебез килгән иде. Аның сезнең сүзләргә язган җырлары бар. Килегез әле», - диделәр. Ноябрь ахырлары иде. Шундый кызыклы, романтик сәяхәт булды ул! Чыннан да мин үземнең җырларымны табып кайттым. Җәгъфәр Касыймов дигән кеше иде ул. Минем шигырьләрне «Сөембикә» (ул вакытта «Азат хатын») журналыннан табып, ике шигыремә шундый матур җырлар язган. Без анда килү белән мәктәпләргә дә йөрдек, районнарга очрашуларга да чыктык. Бу сүзләргә аннары башкалар да җыр язды. Ә күңелемә Җәгъфәрнеке якын булып калды. Аннары минем 50 яшьлек юбилеема килеп, баян белән уйнап, җырлап нур өстәделәр. Хәзергә кадәр без алар белән (хатыны Гөлшат) аралашып торабыз.
Фәйрүзә Мөслимова шулай җылы итеп искә ала ул вакыйганы.
Җәгъфәр абый ул җырны журналда күреп, ярты сәгать эчендә көй язуын сөйләп китте. Беренче күрешкән истәлекләрен күз алдына китерде: «Ерактан килгән кунакларны лаеклы каршы алырга кирәк иде. Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбе директоры Сәкинә Бандукова белән элемтәгә кереп, анда очрашу оештырырга булдык. Куе урманнарга сокланып барды ул. Укучылар Фәйрүзә Әсхәт кызының шигырьләрен ятлаганнар, китапханәдә ул эшли торган «Ялкын» журналының күргәзмәсен әзерләгәннәр. Шагыйрә шулкадәр шатланды: «Монда мине беләләрмени?» – дип гаҗәпләнде. Без татар икәнлегебезне онытмадык, беләбез, дидем. Ул вакытта Төмәндәге өлкә фәнни китапханәсендә өлкәдән җыелган китапханәчеләрнең укулары иде. Хөрмәтле кунакларыбызны анда калдырып, үзебез концертка әзерләнергә киттек. Икенче көнне иҗат кичәсенә шыгрым тулы зал тамашачы җыелган. Фәйрүзә ханым шигырьләрен сөйләде. Җырны башкардым», - дип үткәннәрне барлады Җәгъфәр Әбүзәр улы.
Казанга кайткач та, Фәйрүзә ханым яңа шигырьләрен бастыра, китап чыгара. Аның шул чорда иҗатының тукталыш чоры булганлыгын аннары гына сөйли, Себердән алган илһам, көч аның озакка күңелен җылытып тора. Ике арада элемтә тукталмый. Ләкин аяусыз язмыш – усал авыру күренекле затны арабыздан алып китә. Юбилее уңаеннан истәлек кичәсен дә гаиләсе, туган-дуслары туган ягында оештыралар. Анда Касыймовлар да җылы сүзләр әйтеп, җыр башкаралар. «Җырлыйк әле» телетапшыруында да Җәгъфәр Касыймов Фәйрүзә Мөслимованың сүзләренә язылган җырны җырлый.
Менә шулай җыр меңнәрчә чакрымнарны тоташтыра. Озак еллар иҗат сөюче җаннарны берләштерә. Әле сәхнәләрдә яшәвен дәвам итә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Фәйрүзә Мөслимова һәм Җәгъфәр Касыймов (архивтан алынды).