Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Вәлишиннарны Ялутор районының Исәт авылында бөтен кеше дә белә. Алар: Аличан Мөхәммәтчан улы һәм Дания Гобәйдулла кызы - авылның иң хөрмәтле кешеләре исәбендә.
2 октябрьдә Аличан үзенең 87 яшьлеген билгеләп үтә. Яше шактый булуга карамастан, ул авылның барлык иҗтимагый эшләрендә дә катнаша. Быел мәктәп янында сугышчы авылдашларга куелган һәйкәл ремонтланды. Ул ремонтка беренче булып килә һәм эштән иң соңгы булып китә иде, яшьләргә теге яки бу эшне ничек яхшырак эшләргә кирәклеген киңәш итте. Хезмәте өчен ул «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» оешмасы Грамотасы белән бүләкләнде. Мондый хезмәттәге уңышлары өчен грамоталар бабайның үз гомерендә җитәрлек күләмдә җыелган.
Мәктәп укучылары белән очрашканда аларга үзенең балачак һәм яшүсмер еллары турында сөйли.
Ул 1938 елда зур крестьян гаиләсендә унберенче бала булып туа. Әтисе - тракторларга ягулык салучы, әнисе Фәрхиназ колхоз бакчасында каравылчы булып эшләгән. Аличан әнисе белән еш бакчага йөрүен, кыяр һәм кишер ашавын, йомшак үләндә ятуын искә төшерә. Сугыш чорындагы барлык балаларныкы кебек үк, аның да ач, борчулы, авыр балачагы булган, әмма, ветеран сүзләренчә, хәзергегә караганда кызыклырак тоя ул. Иртә әтисез кала, ул 1940 елда үлә. Сугышның авыр елларында Вәлишиннар гаиләсендә тормыш бик авыр була. Аличанның әнисе 1943 елда күзен югалта, глаукомадан тулысынча сукырая. «Мин алты яшьтән апам белән утын кистем, кырлардан башаклар, туңдырылган бәрәңге җыйдым, — дип искә ала Аличан абый. – Исәт елгасына малайлар белән көн саен балык тотарга йөри идек. Балык безне ачлыктан коткарды. Тагын кычыткан, алабуга әзерләдек. Мин һаман да безнең ничек исән калуыбызга гаҗәпләнәм». 8 яшендә Исәт мәктәбенә укырга китә, ләкин укуы җиңел бирелми, шуңа күрә ул 4 нче сыйныфтан укуын ташларга мәҗбүр була, колхозга эшкә китә. Нибары 12 яшендә ул басудан атка атланып колхоз амбарларына печән алып кайта. 1960 елда тракторчылар курсына укырга китә, курсларны тәмамлагач, тракторчы булып эшли. Кызганычка каршы, хәзер аның абыйлары да, апалары да калмаган.
23 яшендә ул Ростов шәһәренә туганнары янына китә, анда ташчы һөнәрен үзләштерә һәм төзелештә эшли. Ләкин аны туган яклары тарткан. Кайткач, Төмән елга училищесына укырга керә. Ул үз эшен илебез елгаларында башлый.
1965 елда Татарстанда Аличан үзенең булачак хатыны Дания Гобәйдуллинаны очрата. Дания 1940 елның 1 мартында Апас районының Танай-Турай авылында туа. Әнисенең бердәнбер кызы була. Яшьләр язылышалар да Себергә китәләр.
Яшь пар Исәткә кайталар. Аличан абый шофер булып урнашты. Дания апа бозау караучы булып эшли, иң югары артымнар ала. Аннан пенсия яшенә кадәр совхоз ашханәсендә эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен грамоталар һәм Рәхмәт хатлары ала.
Вәлишиннар гаиләсендә 3 ул туа. Өлкәннәре Альберт урта мәктәпне, шоферлар курсын тәмамлап, өйләнә һәм гаиләсе белән Борки поселогына китә. Альберт белән Тәнзилә әби-бабай булдылар инде. Уртанчылары Альфред 8 класстан соң, тракторчылар курсын тәмамлады. Совхозда эшли. Хатыны Татьяна белән ике бала үстерәләр.
Кызганычка, Татьяна да, аларның балалары Заур да, өченчеләре кече уллары Роберт та бу дөньяны ташлап киттеләр.
1973 елда Аличан беренче булып ак кирпечтән үз йортын төзи башлый. Оста ташчының йорты бик зур, матур, уңайлы, заманча килеп чыга. Балалары да инде үз гаиләләре белән яшиләр.
Үзенең олы яшенә карамастан, Аличан абзый хәйриячелек белән шөгыльләнә. Игелек һәм хәйриячелек аның иң югары кешелек сыйфатларының берсе булып тора. Ул быел мәчетне ремонтлауга кереште. Әле такта кага, әле җылыту торбаларын алыштыра, әле үләнне чаба, әле чүп-чарны чыгара. Мәчетне яңартучы, уртак бәхет өчен барысын да эшләүче шундый актив, хезмәт сөючән кешене табуы кыен.
Аличан абзый сигезенче дистәсен «ваклады». Ләкин аралашканда ул үзен егерме яшьтән узган кебек тота: сүз артыннан кесәсенә керми, шаяра, күз кыса. Аның оптимизмы үзен яшәртә. «Яшь - ул сан гына, - дип раслый Вәлишин. - ... Әгәр кеше күңеле белән яшь икән, аңа еллар берни түгел».
Аличан һәм Дания күп шатлыклы һәм авыр сынаулар аша узган. Ләкин алар барысын да лаеклы кичерделәр.
Бөтен авыл шушы гади, хезмәт сөючән, намуслы кешеләр белән горурлана. 60 ел - ул гомер юлында туры килгән гаять зур байлык.
Асия КАДЫЙРОВА, Ялутор районы, Исәт авылы.