Газетабыз редакциясендә «Яңарыш»ның 36 нчы туган көнен билгеләп үттек.
Себер бавырсаклары белән елмаеп килеп кергән, җыр-моңнары белән тәбрикләү сүзләрен җиткергән тубыллылар – Нурия апа Вафеева һәм Фәүсия апа Мәмәтова газетабызны хөрмәт итеп, коллективка фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр. «Яңарыш»ның директоры Алсу Сәгыйтова аларны редакция, эш урыннары, уңышлары белән таныштырды.
Алсу Мөхәммәтәмин кызы яңа яза башлаган талантлы иҗади хәбәрчебез, 8 китап авторы Фәнил Гаффаровка тантаналы рәвештә Россия журналистлар берлегенең Төмән бүлегенә кабул ителгәнлеккә таныклык тапшырды. Бу – безнең өчен дә зур шатлык, чөнки газетабыз сафы яңа талантлар белән байый.

Туган көнгә зурлап үзләре килгән ветеран журналистыбыз Наилә Сафиуллина, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзасы, актив хәбәрчебез Фатыйх Гарифуллин, Тубылдагы журналистыбыз Римма Умитбаева да истәлекләрен барлап, җылы сүзләрен әйттеләр. Аларның һәрберсе «Яңарыш» белән бәйле матур хатирәләре белән уртаклашты, газетаның үткән юлын, бүгенге казанышларын искә төшерде.
Шулай җылы атмосферада, милли ашлар белән тулы мул өстәл артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, бер-беребезгә изге теләкләр юлладык. Ерак юлны якын итеп, хөрмәтләп килгән актив ярдәмчеләребез, тугры укучыларыбызга – тубыллыларга чиксез рәхмәт. Матбугатны укучы яшәтә!

Туган телгә, милли мәдәнияткә бирелгән бу изге хезмәтебез тагын да ныгысын, газетабыз сафлары киңәйсен, укучыларыбыз күбәйсен иде. Алдагы елларда да бергә булыйк, бердәм булыйк – «Яңарыш» яшәсен, туган телебез яңгырасын!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.