Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Нәкъ менә быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу масштаблы вакыйга хөрмәтенә төбәктә «Безенең хәтер китабы» («Книга нашей памяти») акциясе дәвам итә.
Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хезмәт фронты ветераннары һәм региондагы һәр торак пунктның Җиңүгә керткән өлеше турында истәлекне саклау.
Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала: алгы сызыкта һәм тылда җиңү яулаган туганнарыбыз турында истәлекләр һәм хикәяләр белән уртаклашырга, шулай итеп якташларыбыз турында тарихи хәтерне саклауда ярдәм итәргә кирәк. Инде хәзер Память.72to.ru сайтында Төмәннән һәм Төмән өлкәсе районнарыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 180 меңнән артык кеше турында мәгълүмат бар.
Берничә категориядә катнашырга мөмкин:
«Герой туганым» («Родной Герой»)
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан яисә хезмәт фронтында катнашкан туганыгыз турында мәгълүмат җыеп, гаризаны «Төмән өлкәсенең хәтер китабы» (память.72to.ru) мәгълүмат системасында урнаштырырга кирәк.
«Җиңү яулаган җирем» («Край, где ковалась Победа»)
Катнашучыларга конкрет торак пунктның (авылның, поселокның, шәһәрнең) Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләргә һәм аны «Торак пункт тарихы» («История населенного пункта» память.72to.ru.) бүлегенә урнаштырырга тәкъдим ителә.
«Халык хәтере» («Память народная»)
Мемориаль объектлар (һәйкәлләр, хәрбиләр күмелгән урыннар, мемориаль такталар һәм комплекслар, мәңгелек утлар) турында мәгълүмат җыярга һәм аны «Һәйкәлләр» («Памятники» память.72to.ru.) бүлегенә урнаштырырга кирәк.
Акциягә кушылыгыз, халкыбызның бөек батырлыгы истәлеген бергәләп сакларбыз!
Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе.