Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Үрнәк алырлык хатын-кызларыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

«Һәр йортта Яңа ел» Бөтенроссия акциясе кысаларында Күлавылда яшәүче Рәзилә Калбай кызына Кыш Бабай сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек теләп Яңа ел бүләге тапшырды. Күптән түгел Рәзилә Рәхмәтуллина бәяләп бетергесез хезмәте һәм махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм иткәне өчен медаль белән бүләкләнде. 55 яшьлек юбилее уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары һәм волонтерлары аңа багышлап матур концерт куйдылар. Рәзилә Калбай кызы үзенең хезмәтенә бәя биргән һәркемгә рәхмәтле булуын белдерде һәм бу аның гына түгел, ә «Доброволец» төркеме волонтерларының да хезмәте икәнлеген әйтеп:

- Мин махсус хәрби операциядәге егетләребезгә хәлемнән килгәнчә ярдәм итә башлагач, бернинди бүләк турында уйламадым да. Бары тик чын күңелдән булдыра алганымны эшлим, чөнки алгы сызыкта минем бертуган абыем һәм ике племяннигым, - диде.

4-41

Өйдә эшсез утыру Рәзилә Калбай кызы характерында түгел. Ул күпләп йорт кошлары: үрдәк, каз, тавыклар үстерә. Яшелчә бакчасындагы уңышны сүз белән генә сөйләп бирерлек түгел. Ул гомер буе актив һәм максатчан булды, кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. 2023 елның маенда волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, окоп шәмнәре ясарга, маскировка челтәрләре үрергә булышты. Хәзер алар бу көндәлек һәм җиңел булмаган эшне гаиләләре белән башкаралар. Беркайчан да битарафлык күрсәтә белмәгән хатын-кыз озак яна торган шырпы ясау технологиясен җентекләп үзләштереп, бу эшкә башкаларны да өйрәтте. Өй хезмәте, волонтерлык эшеннән башка ул әле вакыт табып, сугышчыларыбызга оекбашлар, бияләйләр дә бәйләп өлгерә.

4-42

Яңа ел башлану белән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре 75 яшьлек юбилеен каршылаган Фәриза Минвәли кызына да зур бәйрәм оештырдылар.

Фәризә апа Гайсина 1950 елның 1 январенда Түбән Тәүде районының Кыткүл авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гомере буе хезмәттә яшәп, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барып, йорт хайваннары, кош-корт үрчетте, яшелчәчелек белән шөгыльләнде. Ул берүзе биш кызын тәрбияләп үстереп, аякка бастырды, һөнәр алырга, гаилә корырга булышты. Хәзер инде бәхетле әби, картәни 7 оныгы, 11 нәбәрәсен сагынып көтеп ала, аларның һәрберсен кайгыртып, уңышларына сөенеп яши. Фәризә апаны усал кыяфәттә итеп күз алдына китерүе дә кыен, чөнки ул бик позитив кеше, ачык күңелле гаҗәеп хатын. «Без барыбыз бер зур гаилә булып, бик дус яшибез, бер-беребезгә эш һәм сүз белән ярдәм итеп, бер-беребез өчен җан атып торабыз», - дип әйтәләр юбилярның кызлары.

Бәйрәм барышында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәре, танылган җырчы Илчан Хөснетдинов юбилярга матур халык җырларын бүләк итте. Фәризә апа кунаклар белән бергә биеп, җырлап та алды. Кичә җыр-биюләр, котлау сүзләре һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Аннары әзерләнгән мул табында милли ризыклар белән сыйланулар, кызыклы хәлләрне искә төшереп сөйләшүләр, аралашулар белән дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836