Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Геройлар вакыты» программасы катнашучысы, махсус хәрби операция ветераны Виктор Квасов «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының эше белән танышты.
Аңа «Вахш» заставасын һәм яңартылган чик сакчылары паркын күрсәттеләр. «Минем төп бурыч - төбәктә нинди эш алып барулары белән танышу. Чынлыкта Төмән өлкәсендә мондый актив гражданлык позицияле оешмаларның булуы бик яхшы. Алар ярдәмендә халык үз мәсьәләләрен тиз һәм нәтиҗәле хәл итә ала», - дип уртаклашты Виктор Квасов.
Оешма сафларында Ханты-Манси - Югра һәм Ямал-Ненец округын кертеп, бөтен Төмән өлкәсеннән 1 мең 240тан артык кеше исәпләнә. Алар бик күп чаралар үткәрәләр - «Без - бергә» конкурсы, район рәткә тезелеп атлау һәм җыр смотрлары, төрле күргәзмәләр, дзюдо, самбо буенча ачык турнирлар, батырлык дәресләре һәм башкалар. Моннан тыш, алар яшь буынны патриотик тәрбияләү өчен әһәмиятле урын булган Чик сакчылары паркын булдыру инициативасы белән чыктылар. Махсус операция башланганнан бирле төбәк хөкүмәте белән берлектә «Волонтер–2022», «Ватан–Ана чакыра», «Барысы да Җиңү өчен» проектлары гамәлгә ашырылды. Гуманитар ярдәм җибәрү өчен транспорт эше оештырылган. Складлар аша 350 мең берәмлектән артык әйбер һәм хәрбиләрне яклау чаралары узды, махсус операция зонасына 30дан артык капиталь ремонтланган внедорожник, 26 яңа югары йөрешле автомобиль җибәрелде. Барысы 24 конвой озатылган, иң зурысы - 100 тоннага якыны, Яңа ел алдыннан китте.
«Без егетләребезнең гаризалары буенча Курск, Белгород, шулай ук Краснодон һәм Мариуполь кебек юнәлешләр белән эшлибез. Гуманитар йөкләр җыюга депутатлар корпусын, бизнесменнарны һәм битараф булмаган гражданнарны җәлеп итәбез. Хәзер машиналар әзерлибез, кышкы киемнәр күп булачак, төяүгә автоном мичләр, газ баллоннары, төзелеш материаллары да китәчәк. Бигрәк тә кышкы резинага ихтыяҗ зур», - дип сөйләде «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» оешмасы идарәсе рәисе Нуретдин Ибраһимов.
«Геройлар вакыты» программасы махсус хәрби операциядә катнашучыларының идарә потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук Виктор Квасов Төмән өлкәсендәге төрле тармакларның эше белән дә танышты.
Виктория МАКАРОВА,
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).
Сергей МЖЕЛЬСКИЙ фотосы.