Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Январь аеннан Төмән өлкәсендә төбәк яшәү минимумына бәйле булган балалар түләүләре һәм пособиеләре күләме үзгәрәчәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендә 2025 елның 1 январеннан җан башына яшәү минимумы 17 733 сум тәшкил итәчәк, эшкә яраклы халык өчен — 19 329 сум, балалар өчен — 17 201 сум.

3 яшькә кадәрге беренче бала тууга (ул-кызлыкка алынуга) бәйле рәвештә пособие Россиянең Төмән өлкәсе буенча социаль фонды бүлеге беренче бала тууга бәйле рәвештә 2023 елның 1 январена кадәр туган һәм 3 яшькә җитмәгән гаиләләргә түләү билгели. Дәүләт ярдәме җан башына уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан икеләтә артмаган гаиләләргә күрсәтелә. Төмән өлкәсендә 2025 елда бу - 38 658 сум (19 329 сум х 2).

Түләү күләме төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә тигез. 1 январьдан ул 17 201 сум тәшкил итәчәк.

Ана гаилә капиталы акчаларыннан ай саен түләү Төмән өлкәсе гаиләләре өч яшькә җитмәгән һәр балага Ана капиталыннан айлык түләүне рәсмиләштерә ала. Әлеге түләүнең күләме төбәктәге балалар өчен яшәү минимумына тигез һәм 1 январьдан 17 201 сум тәшкил итәчәк.

Игътибар итәбез, әлеге түләүне билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаска тиеш, ә нәкъ менә Төмән өлкәсендә 35 466 сум (17 733 сум х 2).

Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Россия социаль фондының рәсми сайтында «Гражданнарга» — «Балалы гаиләләргә» бүлегендә белергә мөмкин.

Сораулар буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып, Россия социаль фондының Төмән өлкәсе буенча бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай). Бердәм контакт-үзәкнең төбәк операторлары дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8:00дән 17:00гә кадәр, җомга көнне - 8:00дән 16:00гә кадәр эшлиләр.

Ләйлә МАДЬЯРОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836