Материалы

Мактаулы укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-2Быел 3 нче ел Тубыл районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе вазифасын зур җаваплылык белән башкаручы югары категорияле укытучы Тәнзилә Мөхәммәт кызы Тимканова “Россия Федерациясенең мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре» дигән билге белән бүләкләнде. Һәрвакыт алдынгы тәҗрибәне өйрәнү юлы белән педагогик осталыкны даими камилләштерергә омтылучы туган тел укытучысы бу югары исемгә 20 ел фидакарь хезмәте өчен лаек булды. Шуны да искәртеп үтик: 2019 нчы елда ул “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” өлкә конкурсында абсолют җиңүче исемен яулады.

Тәнзилә Мөхәммәт кызы Вагай районы, Татар Вагай авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Тубыл педагогия институтының татар бүлегенә укырга керә. Тырыш, белемле, җәмәгать эшендә актив, спорт буенча уку йортының исемен күтәргән студент кулына һөнәри таныклык алгач, хезмәт юлын 2000 нче елда Хуҗайлан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә. Бераздан аңа мәктәпкә хәтле яшьлек балалар төркемендә тәрбияче вазифасын йөкләтәләр. Ул әле балаларны өйләренә барып укыту эшен дә алып бара. Болардан башка, Тәнзилә Мөхәммәт кызы, Загваздино җирлегенең спорт буенча инструкторы да. Кичләрен баскетбол, волейбол уеннары буенча секцияләр уздыра. Эш дәверендә туган тел укытучысының укучылары район, өлкә, регионара күләмдә узган бәйге-олимпиадаларда, шулай ук иҗади ярышларда катнашып, гел югары урыннарга лаек булалар. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен мөгаллимә күптөрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

- Укытучы һөнәрен сайлауга әниемнең роле зур булды дияр идем. Чөнки әнием озак еллар балаларга математика фәнен укытты. Хәзер мин дә әкренләп укытучы һөнәренең серләренә төшенәм. Мин эшемне, укучыларымны, коллективны, мәктәбемне бик яратам. Шушы 20 ел эш дәверемдә олы хөрмәткә ия булган чын укытучылар белән эшләдем. Форсаттан файдаланып, аларга, җитәкчебез Альбина Мөхәммәтдин кызы Азисовага олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көндә тормыш иптәшем Нариман Кисмәтулла улы белән өч егет үстердек. Зур улыбыз Тимерлан армия сафыннан кайтып, полициядә хезмәт итә. Илнарыбыз - Тубыл педагогия институтында белем ала, Линарыбыз – 2 нче сыйныфта укый, - дип сөйләде Тәнзилә Мөхәммәт кызы, кыскача, үзе белән таныштырып.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

RS. 17-19 нче сентябрь көннәрендә Казанда «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабы - «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе үтте. Бәйге мартта тәмамланырга тиешле булып та, пандемия сәбәпле финал сентябрьгә күчерелә. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 23 иң яхшы туган тел укытучысы катнашты. Алар арасында өлкәбездә җиңү яулаган Тәнзилә Тимканова да бар иде. Ул бәйгенең барышы белән таныштырып китте: «Конкурслар Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясендә үтте. Беренче көнне 3 нче сыйныф укучылары белән 25 минутлык ачык дәресне иң беренче күрсәттем. Темам «Белем кибетенә сәяхәт» иде. 2 нче сыйныфта үткән темалар буенча (саннар, атна көннәре, ел фасылы, ашамлык, кием-салым, яшелчә, кыргый һәм өй хайваннары) уен технологиясен алдым. Икенче көнне «Осталар шәһәре» мастер-классын квизиум рәвешендә үткәрдем. Өч төркемгә бүлдем: “Язучылар”, “Сәнгать эшлеклеләре”, “Мәдәният эшлекләре” (лото, пазл, татарча филворд чиштеләр). Татар җырлары, кино һәм мультфильмнарны оттылар.   Җырлаттым да, үзләренең осталыкларын да күрсәттердем. Традицион булмаган рәсми технология алдым. Кефирда татар бизәкләрен ясадылар (эбру ысулы).

Үземә бик бай тәҗрибә алып кайттым, шундый яхшы укытучылар белән таныштык, дуслаштык, онытылмаслык мизгелләр булды».

Йомгаклау тантанасында якташыбыз “Йөрәгемне балаларга бирәм” («Сердце отдаю детям») номинациясендә җиңеп чыгуы белән тәбрикләнеп, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы һәм диплом белән бүләкләнә. Чын күңелдән Тәнзилә Тимканованы чираттагы уңышы һәм Укытучылар бәйрәме белән котлыйбыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума